Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

мәрхүмә янына да бер мәртәбә генә кайтты әниең. Анда да бөтен күрше-күләнне көлдерде. Авыл ызбасының түшәме тәбәнәк була, йокларга яткач, бу: «Өстемә түбә такталары ишелә», – дип, ишегалдына йөгереп чыккан иде. Чак тынычландырдык үзен. Арбада кунды, тәки өйгә кермәде. Әнә шундый сәер гадәтләре бар иде аның…

      – Ул да сине, сәер, ди. Кешеләр машина сатып алганда, трамвайларда чапты, келәмнәргә чират торасы урынга, ватман ташыды, ди. Аңламассың: кайсыгыз сәеррәк икән?

      – Менә, кызым, без синең белән аңлашуга таба барабыз хәзер. Инде тыңла: мин өйләнергә уйлыйм…

      – Кемгә? – дип бүлдерде кызы.

      – Әйбәт кешегә, кызым. Әлфия исемле ул.

      – Саташкан син, әти! Ә без? Әни?

      – Әниеңне кузгатма, яме. Өзелгәнне ялгасаң да, төене кала. Ә син барыбер кызым булып калырсың. Җәйгә мин урман эченә йорт төзермен. Алан уртасына… Җылы җилләр исеп, җир җиләге исе таралыр… Баскыч төбендә кып-кызыл бөрлегәннәр үсәр. Әлфия тәрәзәләргә ак пәрдәләр эләр… Идәннәр сап-сары итеп юылган булыр. Менә мин шундый могҗиза көтәм, кызым.

      – Мин дә, әти! Чемоданым белән магнитофонымны гына алам да сиңа күчеп киләм.

      Язмышның кинәт кенә шундый борылыш алуы Әнәсне канатландырып җибәрде. Кызы да риза! Әлфия зарыктырмасын, тизрәк шылтыратсын иде инде. Хәзер ансыз бер генә минут та яши алмаячак бит. Моңарчы яшәгән тормыш кояш җылысына тилмергән үлән сабагы төсле… Әлфия җай табып хәбәрләшер дә, кыш язга әйләнеп, тамчылар тама башлар… Мәхәббәт бөреле язларга, беренче умырзая чәчәкләренә пар була. Әгәр, кил, дисә, Җаббаров аны сәгате-минуты белән эзли чыгар.

      9

      Әлфия онытты… Әнәскә ялгыз уздырган көннәре буш һәм ямьсез тоелды. Татлы хыялларны ачы хакыйкать тар-мар итте. Ул әллә ничә тапкыр иске адрес белән Әлфия яшәгән йортка килде.

      – Бездә аның эзе дә юк, – диде мәче кочаклаган ханым беренче килүендә.

      Икенче килүендә:

      – Улым белән алар аерылышты, – диде.

      – Ә улыгыз кайда соң? – диде Җаббаров. – Ул беләдер ич!

      – Аерылган хатын аңа ниемә хаҗәт? Белми! Улым Ташкентта, түтәендә кунакта.

      Инде ханымның ялганлап маташуы хак иде, димәк, Әлфия киткән! Казаннан еракка, җылы якка! Ичмасам, адресын калдырсын, һич югы: «Китәм, хуш», – дип саубуллашсын иде. Җаббаровны дөрләп янган утка салды лабаса. Билгесезлектән дә яманрак нәрсә бар икән?

      Әтисенең чәбәләнүен күреп, кызының да планнары пыяла сыман уалды. Ләйләнең Әлфияне тизрәк күрәсе килә иде. Хәзер ничек күңелсез!

      Әнисе янында исә кызык иде. Аларга көн дә дус-иш җыела, бииләр, җырлыйлар, шаян сүзләр сөйлиләр. Бигрәк тә Ходайбирдине әкәмәт инде! Бил тиңентен сакал үстергән. Килгән саен, Ләйләгә зәңгәр кәгазьгә төрелгән шоколад кыстырып килә. Кыйммәтле булса да, Ләйлә аны нигәдер ашамый иде. Мөгаен, Ходайбирдинне яратмаганга күрәдер. Бишкә бөгелеп төчеләнә бит ул. Әнисе шуңа риза: ятып, аяк табанын гына үпсеннәр. Ләйлә, әтисе янына күченгәндә, үзенең Ходайбирдингә булган мөнәсәбәтен сиздереп китте.

      Әнисе:

      – Озаккамы