Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

Синнән аңлау-мазар соралмый да. Тыныңны чыгармыйча, койрыгыңны кысып йөр, шул сиңа сүз. Озакламам, дим, китәрмен. Ул-бу тынсын, милисә иснәнүдән туктасын, китәрмен. Суга баткан кебек булырмын. Дөньяның чите юк, дисеңме, Җир шары түгәрәк, дип, ахмаклар гына сөйли. Дөньяның дүрт чите бар, бар! Син аңгыра белмәгәч тә ни…

      «Саташкан, – диде хатын, капчыкка янә күз ташлап. – Тәмам тилергән. Төрмәдән алтын тоттырып качыралар ди сиңа! Китәрмен, ди. И Ходаем, якынайт ул минутларыңны, тизрәк якынайт! Ичмасам, бәхетемә киртә корылмас. Мин бит аңа тиенгән кебек идем…»

      Ир, җәһәт кенә торып, капчыкны идән астына ыргытты.

      – Әйдә, ятсын аулак җирдә. Син, Җәмилә, тыңла. Әгәр кеше шикләнмәсен дисәң, үзгәрмә дә, үзгәртмә дә. Элеккечә яшә.

      – Каф тавы артына олак, – дип ыңгырашты хатын. – Олак, олак!

      – Җә-җә, үләксә эт төсле улама әле. Тыңлап бетер. Алар синең йортыңнан эзләмәс, моны абзаң исәпләде инде. Әсмабикәнең тавык кетәклегенә хәтле капшарлар. Синең белән безнең ара суынган дип чутлый милисә бәндәсе. Ха-ха! Ялгышалар тәре бугазлар, шулаймы, карчык? Безнең әле кайнар төннәребез булыр, валлаһи! Нигә аптырыйсың, күрше авылдагы Питер дәдәй сугыштан качып дүрт ел яткан хатынының итәк астында. Мария түти өч бала тапкан. Балалар суйган да каплаган аталары икән. Авылдашларына ни дигән хәйләкәр хатын: калага күкәй сатарга барган саен Питерыма охшаган мужик белән очраштыргалыйм, артык сүешәбез бугай, күкәй сатканда да бала ясап китә, чукынчык, дигән. Марияне «азгын» дип черетеп сүгәләр, Питерны «мескен, сугыша» дип жәллиләр икән. Сиңа да марҗа түти хәйләсе тап-таман, Җәмлә. Идрис сымаграк берәр ирне күзләргә туры килмәгәе, ха-ха! Котловка базарыннан, ха-ха! Күз буяр өчен, ха-ха-ха!

      Тәмәкедән саргайган ямьсез тешләрен ыржайтып көлгән ирне күрмәс өчен, Җәмилә йөзен читкә борды. «Җирәнгеч, бигрәк җирәнгеч, Ходаем».

      – Яктырды, тәрәзә пәрдәләрен ачарга кирәк, – диде ул, көчкә сабырлыгын җыеп.

      Көлүдән туктаган ир йодрыгы белән бүрәнәгә суккалады.

      – Өең шәп, Җәмлә. Мондый йортны бушка салмыйлар. Акча кем бирде? Бурычка җыйдыңмы? Мине кулга алганда, капка төбең тулы бүрәнә генә иде әле. Йорт кузгатып чиләнмәскә иде, минем бөкре сеңел янында урын тар идеме, яшәр идегез шунда ике сантый. Идән астын бетонлап эшләткәнсең, салкын, җелегең туңарлык. Акча каян таптың, дим?

      Бу йортның ни бәягә төшкәнен, аны салам дия-дия күпме чиләнгәнен хатын сөйләмәде. Кешесе ул түгел иде.

      – Ярар, Садыйк кая соң? Сез икәү ләбаса, – дип, сүзне бүтәнгә борды.

      – Качты Садыйк. Урманга тайды. Беткән дип исәплә ул дуңгызны.

      – Ничек «беткән»?!

      Ирнең күзләре усал ялтырады.

      – Урман синең идән астың мәллә? Озак агач санап йөрерсең ди. Барыбер тоталар, шуңа беткән Садыйк.

      Бу башка сыймаслык хәл иде. «Алайса, – дип шомланып уйлап алды хатын, – моның да көннәре санаулы. Тотсалар, һичшиксез, Садыйкның телен чиштерерләр. Аннан… аннан эзләп килерләр. Ир хәтле ирне бүрәнә ярыгына тыкмассың, ул сиңа кандала түгел. Таякның юан башы әүвәл Җәмиләгә тияр: кем яшергән? Җәмилә. Кем милисәне кисәтмәгән?