Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

килбәтсез зур гәүдәсен, иягенә хәтле күтәрелеп, тау хасил итеп торган күкрәкләрен күргәч тәмам югалды, таралды. Мизгел эчендә ул Әсма янәшәсенә Идрисне бастырды һәм шаккатты: бу кибән янында Идрис артык бәләкәй, артык ябык түгелме соң? Киресенчә булса иде, Әсманың дәүлеге-зурлыгы Идристә булса иде… Моның ише хатынны кочакларга кочагы җитә микән? Җәмилә, эндәшми-нитми генә, ишеккә борылды. Ире белән көндәшен чагыштырган арада, баягы ачу-зәһәр капыл гына сүрелгән иде.

      Ләкин Әсма аны чыгармады, ыжгырып, алдына килеп басты:

      – Чү, йомышыңны йомышламый китәсең, күгәрченкәем.

      – Анда Идрис белән Мөхәммәтшин пыр тузып сугышалар. Сине бүлә алмыйлар. Бар, бүлеп бир, – диде Җәмилә, борынын ярып кергән тир исеннән күңеле болганып.

      Әсма тау-тау күкрәкләрен авыз турысына ук китереп терәгән иде.

      Уйнаш хатын кычкырып көлеп җибәрде:

      – Син, тиле-миле, иске бер тиен, миңа сөенчегә чаптыңмы? Бүләрбез, күгәрченкәем, бүләр җиребез, Аллага шөкер, ишкән. – Әсма, мутланып, җилкәсен сикертте. – Ә менә синең, – ул Җәмиләгә мыскыллы караш ташлады, – нәрсәңне генә бүләргә икән? Корыган таяк кисәге тек корыган таяк кисәге! Тәнеңдә ит әсәре дә юктыр, билләһи, шып-шыр сөяк кенә. Сине кочаклаганда, иреңнең беләкләре авыртадыр, әйеме? Кабыргаларың белән тишмәсәң инде Идриснең күкрәген. Йонлач бит аның күкрәге, җаным, маймылныкы төсле. Хараплар итмәгәең дим. Ха-ха-ха!

      Көндәшенең бәгырьгә чәнчүенә түзгән Җәмилә:

      – Синдә мыскал да оят юк икән, – диде.

      – Без оятны җүн генә бәягә базарга чыгарып саткан идек шул, күгәрчен тәпием. Алалар базарда, син дә сат. Аннан ир куып та мәшәкатьләнмәссең. Ату сезнең сымак таяклар, ир күрдем, диләр дә борын чөяләр. Янәсенәмә, әллә кемнәр! Ирләрен тик үзләренә генә ябештермәкчеләр, ә безнең ише ялгыз-йолгыз бәлшәйгән кишер кимерергә тиеш микән, ә? Әнә тавыклар нинди акыллы, сугышмыйлар, әтәч һәммәсенә дә җитә. Барысы да йомырка сала, әтәч мәхәббәте тәтемичә нәүмиз калган тавык күргән юк болай.

      Бер алдына, бер артына төшеп туктаусыз сайраган хатынны Җәмилә авыз ачып тыңлады. Әсма такылдаган саен, ул үзенең кечерәеп, мескенләнеп барганын тоя, көндәшен кайнар табада өтәрлек усал сүз дә тел очына килми иде. Андый сүзне аның гомердә дә ишеткәне юктыр, ахрысы.

      Шул килеш, җиргә сеңәр дәрәҗәгә җитеп бәләкәйләнгән килеш, ул өенә таба атлады. Ул хәзер тузан бөртеге иде. Аны санламыйлар, каһкаһәләп көләләр, хурлыйлар, таптыйлар… И бер Ходай, ә бит шушы тузан бөртегендә дә җан бар! Җан кем беләндер ир кочагы бүлешмәс өчен өзгәләнә, бәргәләнә, әрни-сыкрый. Әйе, синең өлешне тартып алсалар кыен икән. Аннан да битәр япь-яшь башыңнан көндәш утларында янулары газапның газабы икән! Боларны кемгә сөйләп бушанырга, йә? Авылы да сер саклар кешегә корыган, ичмасам. Җәмилә үзе дә әллә нинди, аз сүзле хатын, андый кешене бик дус күрмиләр, сөймиләр шул.

      Капкадан атылып кергән җүләр каенсеңел, салынган җилкәләрен күтәрергә көч тапмыйча, баскычта утырган Җәмиләне төрткәли башлады:

      – Тыкрыктан абый кайта! Күлмәге ертык, авыз-борыныннан