Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

саескан кебек сикергәләп качып-посып йөрмәде бугай, икенче көнне үк ирен култыклап, тол хатыннарны юри котыртып, урам әйләнде. Шакирны да хатыны кичерде. Әлфияне имгәтеп бетергән иде югыйсә. Хәзер эчми, тилерми, басылды. Чүкердәшеп яшиләр. Картая-картая Идрис тә төзәлер, бәлки. Ни хәл итмәк кирәк соң инде, ире бит, ире! Бәхетле кыз бала беренчедән үк уңа да… Бирмәгән бәхетләргә, Ходайдан узып, ничекләр тиенәсең!

      Әйе, хатын уйларының, авышып, акылына, йөрәгенә, хисләренә хыянәт итүен тойды. Үлчәү тәлинкәсенә салган төсле, әле бер төрле, әле икенче төрле уй ярышып-талашып өскә калка башлады. Идрис ягы җиңгәч, ул, төнге мәхшәргә әзер булып, өенә керергә ниятләде. Ләкин баскычтан өч атлау белән Идрис ягы келт итеп аска чума һәм, тәнне чемердәтеп, үзәкне өзеп, алдына Җәббар атлы ир килеп баса, ул басу белән ир-хатын хагы да, никахның изгелеге дә, кичерү-гафу кылулар да – барысы, барысы да пүчтәккә әйләнә, дөньяда Җәббардан да кадерлерәк, Җәббардан да якынрак кеше калмый иде. Ул алыштыргысыз зат иде. «Үзе миннән ваз кичмәсә, мин гомердә дә аңардан баш тартмам, – диде Җәмилә, айкала-чайкала печәнлеккә менеп аугач. – Җәббар, Җәббар! Кодрәтле, көчле ир. Син минекеме соң? Йә, минекеме? Әллә хыял гына саташтырып иңрәтәме мине?» Яңа чабылган печәннән бөтнек исе аңкый иде. Таныш ис бу. Бервакыт, кибеттә ниндидер язу караганда, Җәббар аның йөзенә үк иелде. Шул чакта Җәмилә чүт аңын җуймады: ирдән кыр исе, үлән исе, чәчәк исе килә иде. Әле бер мәртәбә дә аның кочагына кермәгән хатын шуннан бирле тилерә язды. Оялып-оялып яратышу хакында уйлады. Әмма акыл аны тиз тыйды. Ә бүген тагын тилер, хатын. Печәнлектә гүя Җәббар исе, татлы, тәмле ис… Үзеңне аның куенында дип бел. Наз тәтемәгән, авыр йодрыктан суелган-тырналган тәнеңне кочып, үбелмәгән иреннәреңнән үбеп, ул иркәли дип саташ… Агачтан яралмаган лабаса син! Болар, хыял булудан туктап, чынга ашарга да мөмкин ич, Җәмлү-Җәмилә. Качма бәхетеңнән, качма, тиле хатын! Гомерең, сызылып, заяга уза түгелме соң?

      Үкенеч тулы күңел дәрьясы хис давылына эләгеп айкалды, чайкалды, әмма уй һаман үлчәү тәлинкәләрендә сикерә, үзенә урын тапмый, бичара хатынга нинди дә булса бер карарга килергә ирек бирми иде.

      Җәмилә торып утырды. Яшьтән чыланган яңакларына ябышкан печән чүпләрен кул арты белән сыпырды. Инде нишләргә? «Дәҗҗал кайтты да дөньяның астын өскә китерде. Ир, имеш. Садыйк та шулай Зөлфиясенә кайтып түнде микән? Икәү качтык, ул урманда яшеренде, диде. Ирләр бик нәзберек җан, авылда хатыны бар килеш урманда ачлы-туклы каңгырап йөрмәс, өенә тиз сыптырыр. Зөлфия белән Садыйкның хәлләре бөтенләй үзгә: бер-берсен рәнҗетеп, кул уйнатып яшәмәделәр. Аны Зөлфия җир астында куыш әтмәлләп тә асрар. Үз ире, үз хәләле бит. Идрис сыман, түшәк бүлешеп, хатыннан хатынга чапмаган.

      Садыйкларга барып, энәсеннән җебенә хәтле төпченергә дип талпынган Җәмилә кире печән өеменә төртелде. Ярты төн җиткән, кеше уятып йөрү килешми иде.

      Җан тынычлыгы белән бергә йокы да качты. Ул әз генә черем итеп алырга өметләнеп керфекләрен йомды. Онытылырга тырышып, меңгә хәтле санарга кереште. Ун, егерме, утыз… Чү, аңа утыз яшь ләбаса! Утыз елда утыз минут кына булса