Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

– Әсмабикәдән…

      – Ну, тирес, тәки сүз көрәштерәсең! Ябасыңмы-юкмы капкаңны?! Урнаштырасыңмы иреңне аулак җиргә?!

      Үз йортында кабат күндәм колга әверелгән Җәмилә базга юрган-ястык ташыды. Ир соңыннан кисәтте:

      – Мин кушканнарны үтә, карышма, ул вакытта без килешеп яшәрбез, – диде, теш ыржайтты. Ул хатыннан канәгать иде. Үз кубызында биетә ич, ник ыржаймасын!

      Баз капкачын салам белән каплагач, Җәмилә Садыйкларга ашыкты. Нәрсә булса да белеп, ачыклап кайтырга кирәк иде.

      Зөлфия уңайсызланып кына түргә әйдәде:

      – Уз, Җәмилә. Өем азган-тузган, гаеп итмә. Кайгылы көннәребез әле. Олы апа кызының киявен үтергәннәр, район складын саклый иде. Үтереп, хөкүмәт алтынын талаганнар! Шуны күмешеп, җыештырышып кайтып кына кердем. Оланнар да урамда, күңелләрендә уен гына, идән дә себермәгәннәр.

      – Сөйләгәннәр ие шул, складны басканнар, дип. Мескенем, киявегез булып чыккан икән.

      – Ватып-җимереп тә мәшәкатьләнмәгәннәр, ди, кыз. Сафа мәрхүм үзе ачкан, ди. И әрәм дә соң! Яшьли китте. Елап үлә инде хатыны. Үземнең дә елый-елый башым түнде.

      – Кемнәр икән, хәбәр юкмы?

      – Бер Аллада күз, Җәмлә! Үзең ни бетереп йөрисең?

      – Бетереп дип… Мәйтәм, барыйм әле, Садыйк язамы икән? Идрис нәстә икән?

      – Хатлары сирәгәйде, икесе дә бергә инде, бергә. Күңелеңә авыр алма, Садыйгымның башын Идрис кенә ашады. Идрис өркетеп яндыртты атларны, безнең юаш мәхлук ни чарадан бичара иярде аңа.

      – Ник авырга алыйм, Зөлфия?!

      – Аен елга чутлыйм, кыз. Ялгыз башка тормыш арбасын тәгәрәтүе кыен. Каралты-кура искерде, этсәң – аварга тора, өй нигезләре дә черегән. Кайтса дим, сипләр, төзәтер иде.

      «Димәк, Садыйк юк, – дип нәтиҗә ясады Җәмилә. – Әгәр ул өйдә качып ятса, Зөлфия җәелеп сөйләшмәс, курку-шом йөзенә бәреп чыгар иде. Бала-чагалы йортта сер саклыйм димә инде. Шуңа күрә Садыйк урманда сураядыр әле. Бигрәк башсыз бу ир-ат халкы. Күпкә түзгәнне, азга түзсәләр, диң. Менә тотсалар, тагын срок өстәп, төрмәгә тыгарлар. Урман озак асрамас, аның да күзе-теле бар».

      – Үпкәләмә, кыз, Идрис ай-һай холыксыз иде. Тәнеңнән кара бетмәде, гел йодрык ашатты. Әсмабикәгә йортка кереп тә йөрәгеңә тиде. Шундый кешене дә ир саныйсың тәки, ә? Төкер бәбәгенә! Имештер, милисә Җәббар сиңа күз атып йөри. Шәрбәннән бит ул, Сафин Рәис абзый малае. Зерә тәртипле аның балалары.

      – Гайбәт, – диде Җәмилә, чәч төпләренә хәтле кызарып. – Иптәш Сафин кибет хәлләрен белешүдән ары узмый. Ир хатыны янында ни калган ди аңа. Минем бит ирем үлмәгән, исән-сау, Зөлфия. Кеше ышандырма сөйләп.

      – И кыз, кеше төрткәнне төртәм, бер дә башымнан чыгарган түгел. Үз җаеңны үзең кара тагы.

      Үз җаен үзе карап яши торган хатын булса, базга төшереп хәсрәт япмас иде Җәмилә. Яңгырлы төндә үк аңардан арына ала иде ул. Җебегән!

      Җан-тән арып-талып кичкә керде. Идриснең печәнлеккә чакыра-чакыра янавы әле дә йөрәкне чемердәтә иде, ләкин Җәмилә чыкмады. Утын сүндерде, тәрәз-ишекләрен бикләп, карават кырыена балта куеп йокларга ятты. Аның йорты олы юлдан ярты чакрым иде. Узган-барган машина тавышларына колак салды. Җәббар авылга