Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

Җәмиләне котырта әле? Чыкты инде, чыкты, яратам дип Идрискә чыкты. Яратам дип, маңгай тиштерә-тиштерә яшәргә тырышты, яратам дип, түбәнлеккә төшә-төшә, Әсмабикәдән ир теләнергә чапты. Яратам, имеш! Ниндидер җүләр уйлап тапкан аны. Баксаң, мәхәббәт юк һәм булмаячак та.

      – Син җавап бирмәдең, Җәмилә? – дип ашыктырды Җәббар.

      – Авыл хатыннары авыз тутырып мәхәббәт турында сөйләшми, иптәш Сафин. Беткәнмени сүз. Сыерың, бозавың ничә, каз-тавык йомырка саламы, дип, тормыш хәлләрен сораш. Мин шуларны гына беләм. – Һәм ул каш астыннан гына егеткә карады. Җәббарның күзләре күл кебек тирән иде. Хатын, сихерләнгәндәй, тагын карады, тагын… Гаҗәп, анда аның моңсу сурәте чайкала иде. «Мәхәббәт дигәннәре, чынлап та, була микән?» – дип уйлады Җәмилә. Кинәт аның да, Җәббарга кушылып, матур-матур сүзләр сөйлисе, онытылып көләсе-шаярасы килде. Эчтә дәрт тә кузгалды. Их! Яр тутырып учак ягасы да шул учакларга төшеп үзең дә янасы иде!

      – Җан җылымлы син, кызкай, – диде ир, хыялга чумып рәхәткә тарыган хатынның кулын сыйпап.

      Җәмилә дерелдәп куйды. Йөзенә тагын баягы кырыслыгы кайтып, бәгыренә таш укмашты. Ул янә элеккеге куркак, мескен, агач Җәмиләгә әверелде.

      – Кармак салма, барыбер балык чиертми, иптәш Сафин.

      – Менә күңелең ачыла. Шаярта башладың.

      – Мин шаяртмыйм, үземне балык түгел дим.

      – Беләм, син бер кыргый чибәр.

      – Көл, көл, иптәш Сафин. Ул кыргыйга ни әйтсәң дә ярый. Аннан дусларыңа, Идрис хатыны белән су буенда чуерташ атышып уйнадык, дип мактанырсың. Сез, ирләр, барыгыз бер чыбыктан сөрелгән.

      Җәббар авыр сулады, читкәрәк китеп басты.

      – Нык ялгышасың, Җәмлү-Җәмилә, – диде. – Мине аерым чыбыктан сөргәннәр. Туңасың, ахрысы. Әйдә, учак кабызыйк. Мин хәзер, әнә теге әрәмәлектән коры-сары гына җыеп киләм.

      Сафин әрәмәлеккә юнәлде, ә Җәмилә авылга шылды.

      Бичара каенсеңел һаман шыңшый иде. Аңа юату сүзе әйтергә дә онытып, хатын көзгегә атылды. «Кыргый чибәр», – диде Җәббар. Хакмы бу? Кайда аның ул чибәрлеге? Кайда?! Булганын да Идрис аяк астына салып таптады ич. Бу күзләрдә нинди нур калсын ди! Тум-тулы хәсрәттән битәр анда чуртым да юк. Ак йөзе дә, йодрык ашый-ашый, күгелҗем таплар белән бизәлгән.

      Ул өстеннән күлмәген йолкып атты. Елаудан туктап янына килеп баскан каенсеңел анадан тума калган киленгә шаккатып карап торгач, үзе дә ашыгып чишенә башлады. Ни акыллы, ни тиле икәүләшеп көзгедә чагылган шәрә сыннарын күзәтте.

      – Мин матурмы, Зәмзәмия? Әллә Әсмабикәме?

      – Син матуррак, килен апа.

      – Матур булсам, абыең ташламас иде әле, – дип, балалар кебек үпкәләп, авыз турсайтты Җәмилә.

      – Бүрттергән борчак аша, килен апа, эчең зураер. Әсмабикәнеке төсле. Абый симезләрне ярата, – диде бөкре, шатыр-шотыр корсагын кашып.

      – И Ходаем, бәндәңне җәзалыйм дисәң, акылын ал, – диде хатын. – Киен, Зәмзәмия.

      …Иртәгесен ул төенчеген кыстырып кәнсәләргә – Мөхәммәтшин янына китте.

      – Укырга барырмын, ахры, Мөхәммәтшин абый.

      – Бүген үк түгел әле, сеңлем. Көзгә генә. Ник сорамый җыендың? – диде рәис, төенчеккә ымлап.

      – Аерылып