Набира Гиматдинова

Үзем генә беләм…


Скачать книгу

әллә нинди… Хәвефле, шомлы, тәнендәге һәр күзәнәкне уятып бетерде. Күңелнең артык нечкәрүе табигатькә якынаюдан гына түгел микән? Таш кала, таш урамнар, бәлки, тагын кырыслатып, аңа әүвәлге тәкәббер ир сыйфатлары өстәп җибәрер? Өендә аны рәсемнәре дә көтә ич әле! Кызы да туктаусыз шылтыратадыр… Әлфия, Әлфия… Алтынай кызы! Кайчандыр мин синең сурәтеңне ясаган булсам, ул сурәт кайда? Мин буяу тигән һәр кәгазь кыйпылчыгын саклап, барлап тора идем.

      – Әлфия! – диде ул, үз эшен бетереп өйгә кергәч. – Мин ясаган сурәтеңне әле дә саклыйсыңмы?

      – Нинди сурәт? – Яшь ханым башын күтәрде.

      – Алтынайның бәләкәй кызын.

      – Саклыйм, – диде Әлфия моңсу гына.

      – Алайса, бир әле син аны миңа! Күчермәсен алыйм.

      – Юк, Әнәс, кайбер нәрсәләр берәр генә данә саклана. Әгәр… берәр хәл килеп чыкса, мин аны сиңа атап калдырырмын.

      – Тиздән без ыгы-зыгы тулы шәһәргә кайтырбыз. Онытмассыңмы?

      Җаббаров соравының чын мәгънәсен үзе дә аңламый иде. Нәрсә таләп итә ул Әлфиядән? Җылы мөнәсәбәт? Уртаклык? Юк, бернәрсә дә кирәкми: тик Әлфия генә югалмасын, аның дөньяда барлыгын белеп яшәү – Әнәс өчен иң зур бәхет. Күңелең бозланып туңган мәлдә кайдадыр бер уч җылы саклануы сине кабат терелтәчәк.

      – Әлфия! – Җаббаров кайнарланып сөйли башлады. Аның күзләрендә хыял очкыннары кабынып яна иде. – Кышлар узгач, мин урман эченә, алан уртасына өй салырмын. Акчам бар, акчага кушып «балта остасы» дигән даным да бар. Баллы җәй айларында сез, кызым белән икәү, шунда яшәрсез. Кызым бераз гына кыбырсык, тиктормас җан инде. Аның гел яшьләрчә. Характеры да керделе-чыктылы, тик балалыгы белән генә шундый ул, үсә-үсә тәртәгә керер әле. Бергәләшеп чәчәкләр җыярсыз, күбәләкләр куарсыз, җиләк ашарсыз. Урманның бөтен яме дә августта була! Өлгергән җәй! Тансык ай! Баланнарга тәм төшеп, баллана башлый. Күке гомер саный. Бер, ике, өч, дүрт. Әзме? Тагын дүрт дистә гомерең кала дисә, ярыйсы икән. Әлфия, ризамы син?

      Әлфия, аны тыңлый-тыңлый, хыял дөньясында адашкан иде бугай. Алан уртасындагы ялгыз йортның бусагасы төбенә хәтле үк килеп җиткән дә керергәме-кермәскәме дип икеләнеп тора булыр.

      – Куркам, куркам шул, Әнәс.

      – Бүреләрдәнме? Һи, куркак кызый!

      – Юк, бүреләрдән түгел, Әнәс. Ул йортыңа ияләшкәч кенә, син аны җиде ятларга сатарсың!

      – Менә бусы кысыр хәсрәт инде. Син хуҗасы булырсың. Ризалаш кына, яме?

      Шушы минутларда карлыгач хәтле генә баланың ризалык бирүе Әнәсне җилкендереп, яңа дәрт өсти иде. Нигә аңа йорт салмаска ди? Ир кеше ләбаса ул! Һич ялгансыз аның бу уй-теләге. Монда тамчы да күпертү юк.

      – Ярар, Әнәс. Төзе йортыңны. Тәрәзә капкачларын челтәрләп эшлә. Диварларга келәмнәр асма, яме. Идәннәрен дә буяма. Сулышка иркен булсын.

      Әлфия шулай диде дә куллары белән йөзен томалады. Аннары:

      – Куркам, алай да кызыңнан куркам! – диде.

      – Ләйләдәнме? Тапкан куркыр кеше. Сабый ич ул!

      – Хәзерге заман яшьләре мәрхәмәтсез, – диде Әлфия, һаман да ачынып. – Аларга синең җаның пүчтәк кенә.