Фарзана Акбулатова

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь


Скачать книгу

Иң башта үзе барып сөйләшергә тиеш. Алдан яучы җибәрү эшне катлауландырачак кына. Бәлки, үзе сөйләшеп ризалата алыр. Шулай дисә дә күңеле һич ышанмады. Талипны йомшарту… Бармый да чара юк. Әйе, кайчан да булса Талипны очратырга, сөйләшергә туры килер дигән уй башка да кергәне булмады. Бүтән эш буенча булса, гомергә дә бармас иде. Менә бит тормыш ничек итеп китереп кыса. Һич көтмәгән яктан. Әйтәсе дә юк… «Балалар хакына… Балалар хакына…» – дип, эчтән өзлексез кабатлады хатын юлга җыенган чагында.

* * *

      Раилә йөгерә-атлый каршысына килеп басканда, Талип бакчасында мәш килә иде. Өзек-өзек тын алган апасының нәрсә ишарәләгәнен баштарак аңламый торды. «Бәргәләнмә ул хәтлем. Өйгә ут каптымы әллә?» Апасы гаепле кешедәй башын игәч кенә, аңына барып җитте: «Нәрсә? Нәрсә?» Кул дерелдәвен чак басты: «Таибә?! Аңа нәрсә кирәк?» – «Бар, сине чакыра. Өйдә көтә». – «Юк. Үзе монда килсен. Чакырган кунагым түгел». Чүкеч-балтасын алып бәрде. Аларны яңадан алмаш-тилмәш барларга кереште. «Тәк… Нәрсәгә килергә тиеш инде? Әһә, улы! Улы өчен килә. Бүтән сәбәп юк». Бераздан Раиләгә ияргән Таибә үзе дә күренде. «Иң элек кулга алырга үземне, тынычланырга. Нәрсә өчен килгәнен сизмәгәнгә салышырга…»

      Исәнләштеләр. Аннан икесе дә бу очрашуга ышана алмагандай карашып тордылар. «Тормыш әллә кемнәрне баса. Таибәне дә үзгәрткән. Бүтән җирдә очрашсак танымас та идем. Менә бит үткән гомер. Кара әле!.. Күзләр төпкә баткан. Тонык. Ә бит нинди ут күзләр иде…»

      – Бакчаң зур икән, Талип, – диде Таибә, тирә-якны күздән кичереп. – Иңләп-буйлап чыккысыз. Күп көч таләп итәдер.

      – Эштән курыккан булмады, Аллага шөкер. Буш утырмавым белән бәхетлемен.

      Алар бакча буйлап китте. Әйдә, күрсен Таибә аның җитеш дөньясын. Тагын кайчан күрә ул? Талип канәгатьлек белән тирә-якка күз йөгертте.

      – Җимеш-җиләкне күп алам. Базарга да чыгарабыз. Туганнарны да буш итмим. Йә, сезнең якта хәлләр ничек?.. Таштүбәдә, диюем.

      – Бөтенесе дә әүвәлгечә. Алай дисәм дә, авыл зурая. Яшьләр йорт салып керә. Без инде әкренләп олыгаябыз. – Таибә Талипка сынаулы карап алды. – Әнә шул картлык турында хәстәрлек күрә башларга кирәктер. Әллә кайда сыман булса да, барыбер килеп җитәчәк…

      – Һе… Менә минем хәстәрлегем. – Талип янә бакчасына горур караш ташлады. – Биш ел элек кайткан идем. Менә ничек төзеп куйдым. Бөтенесе дә мин уйлаганча. Киләчәктә дә шулай булачак. Кызым да үз насыйбын табар. Дөньясы алар өчен. Баламның беркайчан да ата сүзеннән чыкканы юк. Чыкмас та. Тәрбияле бала.

      – Яшьләрнең тормышка үз карашы да була. Үзебезнең яшь чакларны хәтерлә.

      – Һич тел төбеңне аңламыйм. Әйтеп бетер.

      – Килүемнең сәбәбе сиңа билгеледер, дип уйлыйм, Талип. – Таибә бераз тукталыбрак торды. – Балалар язмышы…

      – Һе, балалар язмышы диген, ә!.. Таибә, үз баламның язмышы турында мин үзем хәстәрлек күрермен. Минем кызның исемен дә кыстырмагыз. Улыңны гына кайгырт. Бигайбә! Бу турыда сүз бетте.

      – Әгәр дә бу тойгы сиңа таныш булса… Ә ул сиңа таныштыр дип уйлыйм, чөнки без дә яшь булдык бит, Талип. Шуңа күрә тоткан җирдән өзмә. Бу якка юл алу миңа да җиңел булмады. Ләкин