Фарзана Акбулатова

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь


Скачать книгу

өчен бу якка бүтән киләсе булма. Киттең бит йөрәгең боерган якка, шунда яши бир. Нәрсә уйлап монда килергә җөрьәт итте? Дәртле сылу иде, дәртле!..» Талип тиз генә чүкечен эләктерде дә янә такта кагарга кереште.

* * *

      Таибә ерып чыккысыз авыр уйлар белән кайтты Мирас авылыннан. Талипның ничегрәк каршылыйсын сизеп барган иде. Ярар, анысына түзәргә була. Менә Саматка ничек аңлатырга? Ничек кичерер? Эй-й… элек Талип болай тупас түгел иде! Каты күңеллегә әйләнүенә фәкать Таибә генә гаеплеме икәнни?.. Ачу-нәфрәте шул еллар эчендә чак кына да кимемәдеме? Соң, аз вакыт үтмәде ләбаса! Үч ала, дияр идең… Кемнән? Гаяз юк бит инде бу дөньяда. Күпме еллар инде Таибә берүзе күтәрә тормыш авырлыгын. Күтәрә… Бу аның үзе сайлаган юлы, тәкъдире.

      Җиңел булмады Таибәнең бала чагы. Әтисе беркайда да эшләмәде. Кая гына урнашса да озак тотмадылар. Эчү аркасында аннан да, моннан да куылды. Эшләмәгәч, эчәргә кайдан тапты икән? Берсеннән-берсе вак балалар, саулыкка мантымаган әнисе… Өлкән бала Таибә мохтаҗлыкны бик иртә татыды. Әнисе иңенә яткан авырлыкны өлкән бала күтәреште. Кем кая куша, шунда ялланды, йомышка йөгерде. Эшкә әрсез иде. Бәләкәйдән мохтаҗлыктан чыкмагач, тормыш шулай булырга тиеш дип кабул итте. Бермәл хатын-кызларның сөйләшкәнен ишетте: «Әй… Менә бер бәхетсез җан иясе… Ходай нишләп аңа бу тиклем сылулык бирде икән? Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, диләр бит. Ниләр күрәсе бардыр бу мескеннең… Тәрбия күрмәгән бала ни… Әнә йөри бит атасы адәм көлдереп…» Кемдер яклашты: «Эшчән бала. Алай димәгез. Өйдәге хәерчелек кенә ким-хур итә…»

      Кыз башын иеп кайтып китте. Кием-салымын барлады. Көзгегә күз салды. Бәхетле, бәхетсез… Юк, Таибә алай ук мескен түгел! Ул беркайчан кеше көлдермәячәк! Һичшиксез бәхетле булачак! Әтисе сыман, эштән чирканган, пешмәгән булса, тамак хакына ялланып, кече туганнарын карый алыр иде микән? Аның үткенлеге, әрсезлеге аркасында көн күрәләр бит. Әнисе үзе шулай ди. Хәтта аңа шул әрсезлеге аркасында аннан «чегән кызы» дип көлүчеләр бар. Ә, бәлки, өтеп-көйдереп алырдай шо- мырт кара күзе өчен шулай диләрдер? Әллә тормышлары, чынлап та, чегәннәрнеке сыман булгангамы? Һәрхәлдә, аның берәү алдында да куркып калганы юк. «Чегән» дип көлгәннәргә барып ябышкан чаклары да булды. Ул берәүгә дә баш бирергә җыенмый. Бирешми. Әллә шуңамы, кызлар да аны бик яратмады. Әй, уйнап үсәргә дә туры килмәде инде… Балалар ду кубып уйный, ә Таибә йомышка йөгерә. Буй җитә башлагач, ул үзенең сылу икәнен дә аңлады. Әйе, игътибар итәрләр иде аңа. Кызлар көнләште аның матурлыгыннан. Шулай да Таибәнең күңелендә тик бер генә кеше булды. Гаяз аннан бер сыйныф алдан укыды. Егетне армиягә озатты. Көтеп алачагына шикләнмәде. Тик менә шул әтисенең эчүе! Акылдан язып эчүе. Бар дөньясын туздырып эчүе!..

      Таибә кич кайтып керүгә, әтисе бер дусты белән шап та шоп карта суга иде. Теге адәмнән отыла. Отылган саен ярсый, яман итеп кычкыра, сүгенә. «Давай! Тагын берне уйныйбыз. Мин берәүдән дә җиңелмим, шиш! Мине җиңүче юк!» Тагын уйныйлар. «Ал сыерымны, малымны. Җиңмичә туктамыйм!..» Тагы отыла, тагы ярсый. «Ал, кызымны бирәм. Тик мәгәричен хәзер түлә!» – «Сөбханалла, бу бит хур