Фарзана Акбулатова

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь


Скачать книгу

Аннан ярдәм юк. Таибәнең хәлен аңлаган, аңа йөрәген бирергә әзер кеше берәү. Ул каршыда. Артык җанны бәхетле итәр өчен мөлдерәмә караган якты күзләр… Таибә кулын сузды. Талип аны капыл күтәреп алды. «Йа Раббым, нәрсә эшләдем мин!» Кыз ычкынырга тырышты. Ләкин егетнең бәхет белән янган күзләренә карагач, бары «аһ» дигән иңрәү авазы гына чыгарды.

      Ярату хисе сүнмәде. Күңелдән үкенү тойгысы үтмәде. Бәхет килмәде. Ияләшермен, яратып китәрмен, дисә дә, үз итә алмады Талипны. Буйсынмаучан, кырыс холыклы Таибә үзен сындыра алмады. Талипны йөрәге кабул итмәде. Бер кияүгә чыккач яшәргә кирәк. Аерылышу турында уй башка кермәде. Армиядән кайткан Гаяз белән очрашу эзләмәде. Киресенчә, ялгыш кына да күрешүдән курыкты. Мескен булып күренүдән курыкты.

      Әйе, Гаяз армиядән кайтканга байтак вакыт үтеп китте. Бер авылда торсалар да күрешкәннәре булмады. Шулай да уйламаган-көтмәгәндә тыкрыкка борылган җирдә генә очраштылар. Гаязның күзләрендә үпкә яки ачу язылган булса, Таибә башын горур тотып үтеп киткән булыр иде. Гаяз гомергә дә аның ут йотып яшәгәнен белмәс иде. Карашлар очрашты. Гаязның йөзе элеккечә шатлык белән тулды. Бу – Таибәнең горурлыгын сындыра торган көч.

      – Мин хәзер бу якта яшәмим, Гаяз, – диде Таибә.

      – Беләм. Ике мәртәбә күреп тә калдым… Ә мин һаман эшкә урнашмаган. Берәр баш суккан якка чыгып китәрмен микән…

      – Минем аркада булса кирәкми! Юлыңа чыкмам.

      – Беләм, чыкмассың… Син бит Таибә!

      – Гаяз, мин акланырга теләмим.

      – Беләм, – дип, янә кабатлады Гаяз. – Мең мәртәбәләр уйлап карадым. Чын бәхетеңне тапкансыңдыр, бүтәнчә тормышка чыкмас идең.

      – Миннән җирәнмисеңме? Үч-нәфрәтең юкмыни, сине алдадым лабаса?!

      – Үзең сайлаган яр. Җан сөйгәнең. Минем язмыш сиңа читтән карап соклану… Ул кеше миңа караганда бәхетлерәк булып чыкты. Кояшым сүнде хәзер, читкә китү хәерле…

      – Син… Син кайда йөрсәң дә, кая гына чыгып китсәң дә, бел, сиңа булган тойгым үзгәрмәс. Элек тә шулай иде, хәзер дә… Юк, кит син!..

      Таибә йөгерә-атлый китеп барды. Әйткәннәре хушлашу сүзе булыр дигән иде, киресенчә килеп чыкты. Гаяз белән икенче мәртәбә очрашканда, алар бер-берсеннән тыш яши алмаячакларын аңлаган иде. Моннан соң нәрсә эшләргә? Үзеңне дә, Талипны да алдаргамы? Талип кочагында ятарга, башка кеше турында хыялланыргамы? Юк, Таибә Талип кочагына омтылмый. Киресенчә, тайчана. Ләкин «Талип авыр вакытта мине кабул итте. Аңлады. Хәзер аның башына бәла булыргамы?» – «Синең яратмавыңны һәм яратмаячагыңны барыбер беләчәк! Аны икеләтә бәхетсез итәчәксең. Бүтән юл юк. Әле соң түгел, хәл ит!» Ике йөрәк бер-берсенә тартыла. Чынлап та, соң түгелме икән? Таибә бит Гаяз артыннан җир читенә китәргә дә риза. Кем аңа хөкем чыгарырга җөрьәт итә? Талипны йөрәге кабул итмәгәч итмәде инде. Аны күрмәс өчен, бөтенесен дә бирер иде. Китәргә! Шулай хәл иткәндә, балага узганын белде. Нишләргә хәзер? Таибә шулхәтле бәхетле булырга тырышкан иде ләбаса! Әти- әнисе хатасын кабатламаска теләде. Һәм кабатламаячак та! Бәләкәй чактан үзенчә эшләргә, тик үзенчә хәл итәргә өйрәнгән Таибә бу юлы да кискен карарга