Фарзана Акбулатова

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь


Скачать книгу

бер-берсен табышуы. Нәтиҗәсе – бәләкәй генә Күктау бүген туйдан гөрләп тора. Ярты ел… Ни өчендер Дилбәр кинәт кенә читкә чыкты да китте. Бу хакта бер тапкыр да авыз ачканы булмады лабаса. Нигә бер хат кисәге дә җибәрми? Нәрсә дип уйларга кала соң шулай булгач? Туй барганда, күңелсез уйларга урын булырга тиеш түгел. Көлү-шаяртуга, мәзәккә аптырамый Самат. Җор сүзле егет табынны гөрләтеп алып бара. Бөтерелеп биеп тә ала, җырын да сузып җибәрә. Кунакларга күңелле. Шулай булмый тагын, бүтәнчә ничек булырга тиеш соң? Туй бит бу, туй! Ул үзе дә вакыты-вакыты белән онытылып киткәндәй була. Шуннан тагын Дилбәр күз алдына килеп баса. Тагын…

      Самат Гайшәнең үзенә бармак белән күрсәткәнен күреп калды. Яшьләрнең янына килде.

      – Кәбир белән сөйләшеп алдык та… Син кызлар ягына күз салырга онытма, Самат. Әнә уң якта читтәрәк утырган сылуны күрәсеңме? Дилбәр урынына эшкә килде. Исеме – Гөлчирә. Игътибар ит әле син аңа.

      Яшь мөлаем йөзле кызга бер генә күз сирпеп алды да Самат янә кодалар ягына атлады. Бию башлангач, Гөлчирә аның янына үзе килде. Сөйләшеп киттеләр. Быел гына педучилище тәмамлаган. Авыл ошый. Кешеләре әйбәт, ачык, ихлас, ди. Эх, Дилбәр дә нәкъ шушы сүзләрне әйткән иде… Озак кына бергә биеделәр. Соңыннан инде Самат Гөлчирәне озата китте. Башта байтак урамда йөрделәр. Ничектер, сүзләр бер-берсенә ялганды. Гөлчирә илгәзәк кыз булып чыкты. Хәтта сөйләшеп сүз бетмәде. Ачык, җор сүзле, шаян егеттән Гөлчирәнең дә тиз генә аерыласы килмәде. Күзен тутырып карап алуын Дилбәргә охшатып куйды. Бәлки, бу охшашлык очраклы түгелдер? Көлүендә дә таныш аһәң ишетелгәндәй…

      – Минем күңел тиз кителүчән. Кайчак һич юк кына сүзне дә авыр кабул итәм. Шуңа микән, оптимист кешеләргә сокланып бетә алмыйм. Андыйлар тормыш авырлыкларына өстән карый беләләрдер. Ә синең шат күңелле булуың каян?

      – Шат күңелле? – дип кабатлап сорады Самат.

      – О, искиткеч оптимизм. Бөтен халыкны үзеңнең авызыңа караттың бит. Сиңа җиткән берәү дә булмады. Туйның яме…

      – Шат күңелле, дисең инде. Юк, Гөлчирә, мин гади бер адәм баласы. Куана белгән кебек, кайгыра да беләм. Бары тик кайвакыт аны яшерә беләм. Шаян сүз, мәзәк астында. Бүтәнчә үзеңне ничек бәхетле итәргә мөмкин соң?

      Гөлчирә аңа сүзсез генә текәлеп торды.

      – Бу якларга тагы килеп чыгарсызмы икән?

      – Юл төшү белән килергә тырышырбыз, – диде Самат. Аннан нигәдер өстәп куйды. – Бу авыл миңа таныш…

      Юл төшкәне булмады. Сиздерми генә дүрт ай үтеп китте. Бер кич аның янына Кәбир дусты кереп чыкты. Яңалык әйтте – Күктаулар концерт белән килә. Шулай итеп, Гөлчирә белән Самат икенче тапкыр очрашты. Кыз, аны күргәч, куанычын яшермәде, кочаклап ук алды. Концерт тәмамлангач, егет аны кергән фатирына кадәр озата китте. Бу юлы Гөлчирә күбрәк сөйләде, Самат, баш кага-кага, аны тыңлады. Юк, Дилбәргә охшамаган ул. Төсе белән дә, холкы белән дә. Шулай да ниндидер җылылыгы белән үзенә тарта. Сиңа ышанып, күңелен ачып, ачылып сөйләшә белүе белән микән? Дилбәр… Юк, Дилбәр болай ук ачылып бетми иде… Ул күп яктан сер булып калды, ахрысы. Әле дә шулай. Шушыңа кадәр бер хәбәр дә җибәргәне булмады. Нәрсә уйласаң