Фарзана Акбулатова

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь


Скачать книгу

дәвер сыман тоелган иде. Көннәрем елларга торырлык булды, ышанасыңмы-юкмы! Ләкин алар да үтеп китте. Бер ел кеше гомере өчен озын түгел. Яз миңа яхшы хәбәр китерер сыман, чөнки торналар ел саен туган ягына кайта. Хыянәтсез. Шул чакта аларның моңын бар галәм ишетә. Торналар очкан биеклек сөю, яктылык белән тулган булыр. Яз җитте… Тагы да шуны тойдым…

      – Нәрсәне тойдың?

      – Үземнең, чынлап та, оптимист икәнемне. – Самат Гөлчирәгә карап елмайды. – Һәм бәхетле икәнемне… Аны кычкырып әйтеп булмый. Кичерергә генә кирәк. Мондый кичереш бүләк итәр егет сине алда көтәдер. Берәр вакыт күрешкәндә моны синең күзләреңнән укып белермен. Әлегә хуш бул, Гөлчирә.

* * *

      Талип абый урманга китеп барганда ук яңгыр пыскаклый башлаган иде инде. Эшне тәмамлап кайтырга чыкканда да туктамады. Агачны күп төямәде, тау менәсе, тау төшәсе бар. Бәласеннән башаяк. Машина гүли-гүли авыр борылышларны үтә. Һәрберсен үткән саен, Талип абый җиңел сулап куя. Авылга да чакрым ярым чамасы калды. Бу якны яхшы белә. Инде күз йомып та кайтып җитәргә мөмкин. Тәҗрибәле шофёр ул. Авариягә-фәлән юлыкканы юк. Мондагы урман-тауны, борылышларны җиңел генә үтәрмен димә. Осталык кирәк. Тик менә томанлап торуы начар. Ярар, тормыш томаннары, борылышлары аны болай да аямады. Барыбер бөтенесен дә ерып, җиңеп килә бит әле. Бирешкәне юк. Аларның заты шулай. Барысы да – искиткеч тырышлар. Бер урыннан китереп бәрә тормыш, икенче урыннан. Кагынасың-сугынасың да алга китәсең. Тик бала язмышы белән бәйләнеп куюы начар. Бигрәк көтелмәгәнчә килеп чыкты. Бигрәк көтелмәгәнчә… Шул сызландыра йөрәкне. Кичә кызыннан хат килеп төште бит әле. Шундыерак хат көтә иде ул Дилбәреннән. Сизенә иде. Хат килде. Нишләргә соң?! Юк, язмыштан качып булмый. Нишләп булмый? Нигә Талипка бу сынау?.. Атаның күзенә яшь тыгылды, йөрәкне нәрсәдер әче итеп чәнчеде. Ул, таяныч эзләгәндәй, читкә карады. Кинәт машина кыйшайды. Рульгә ябышса да, бернәрсә эшли алмады. Соң! Хәзер ава!.. Талип кабина ишеген ачып читкә сикерде. Ниндидер каты әйбергә бәрелде. Ниндидер упкынга очты.

      Самат белән Кәбир уазикта күрше районнан кайтып килә. Кәбир руль артында. Мираска якынлаша башлагач, күз кырые белән генә дустына карап алды.

      – Мирас аша турыданмы, әллә сырттанмы?

      Самат бер секундка гына уйланды. Аннан бик кискен генә җавап бирде.

      – Туры!

      Кәбир мәгънәле генә әйтеп куйды.

      – Мирас аша?! Шулай икән, шулай булсын…

      Авылга җитәрәк, Кәбир машинасын кинәт кенә туктатты.

      – Кара-кара, анда бер машина ауган түгелме?

      Самат атылып килеп төште:

      – Кайда соң шофёры?

      – Бу бит Талип машинасы!..

      – Кем?! – Самат җавапны да көтми чокырга таба атылды. Дөрес сизгән. Әнә шунда ята! Ике дус көч-хәл белән ирне өскә сөйрәп чыгардылар.

      – Үлгән шикелле… – диде Кәбир.

      Самат муен тамырына басты.

      – Юк, тере. Тизрәк авылга!

      – Үлсә, сиңа ни…

      – Тот аягыннан! Тиз бул!

      Энесен мондый хәлдә күргән Раилә