Фарзана Акбулатова

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь


Скачать книгу

җиргә китәсеңме – иркеңдә… – Ышанмагандай карап алды. – Чынлап сөйлисеңме син бу сүзеңне?

      – Чынлап.

      – Андый-мондый яшертен уйларың юкмы, диюем?

      – Юк, әти.

      – Сиңа бик каты түгелменме, кызым?

      Дилбәр ни өчендер икенче төрле җавап кайтарды:

      – Андагы фатирыбыз барыбер буш тора…

      – Фатир… – Талип абый ризасыз гына тамак кырды. – Фатир авыр бер мәсьәлә түгел. Дилбәр, нәрсә эшләсәң дә үз ихтыярыңда. Ләкин ачык беләсең, минем бер нәрсәгә рөхсәтем юк. Әниең дә ризалык бирмәс иде!

      – Менә бит хәл иттем. Шуны белгән өчен дә.

      Талип абыйның тавышы тагын кырысланды.

      – Әгәр дә аның белән хат-фәлән языша торган булсаң, аны өметләндерә торган булсаң…

      – Юк, әти! Минем гомер-язмышым синең күз яшең һәм кайгыңа әйләнмәс. Булмас андый хәл.

      «Йа Аллам, бир миңа көч! – Кыз авыр адымнар белән читкә атлады. – Инде Саматка әйтәсе калды…»

      Былтыр Сабантуй булган җиргә бергә бардылар. Дилбәрнең нәкъ шушы аланны күрәсе килде. Аларны очраштырган, мәхәббәт бүләк иткән җир бит ул. Бәлки, шушы урында аерылышырлар да… Тел очына килгән сүзне һаман әйтә алмады. Ничәмә мәртәбә талпынды. Ләкин Саматның кояштай балкыган йөзенә күз салу белән тотлыкты. Шушы балкышны сүндерүдән курыкты. «Әле үк әйтмәскә мәллә? Кичектерү әйбәтрәк түгелме? Кайчанга чаклы кичектерергә була соң? Инде китәргә билет та алынган…» Күрешү шатлыгыннан исергән Самат җылы сүзләрне сибә генә. Дилбәр аңа карап елмая, баш кага, тагы елмая…

      Ярар, китәсен дә әйтер, ди. Әмма Саматның арттан килеп җитүе дә ихтимал. Дуамаллыгы бар егетнең. Ул чакта әтисе Дилбәрне беркайчан да гафу итмәячәк. Юк-юк, Дилбәр мондый язмышны берәүгә дә теләми. Шулай булгач, иң яхшысы – Саматка китү турында ләм-мим. Нәрсә булса да булыр, Ходайга тапшырырга. Бу – алар өчен сынау. Бөтенесе дә язмыш кушканча булыр. Вакыт бөтенесен дә хәл итәр. Үзен шулай дип юатса да, Дилбәр күңелендә йөрткән соравын бирмичә булдыра алмады.

      – Самат, сиңа күз атып йөргән кызлар барлыгын беләм бит мин. Ә син… Син ни өчен мине сайладың?

      Самат күзләрен зур ачкан килеш аңа төбәлде. Елмайгандай булды, тагы җитдиләнде.

      – Әгәр дә мин бу сорауга җавап бирә алсам, йөрәк сызлавын берникадәр баскан да булыр идем… Менә ничек, ни рәвешле син аны яраладың, әйтә алмыйм. Мәҗнүн авыруының ничек булганын ачык беләм. Юк, шулай да синең сорауга җавап биреп карыйм әле. – Самат, якынрак килеп, кызның күзләренә төбәлде. – Йөрәк белән акыл кайчак тулы аһәңлеккә ирешә, алар бер рәвешкә әйләнә. Аларны шул рәвешкә кертүче менә шушы каршыда торган сылукай була инде. Син – минем сулар һавам һәм йөрәк җәрәхәте. Син – минем иң зур шатлыгым һәм иң тирән сагышым. Әйт, нинди көч соң ул?

      Дилбәр карашын аска төбәде.

      – Ярар, вакыт дәвалар… Сагышны да басар чарасы табылыр. Беләсеңме, мин нәрсәдән куркам? Мин берәр кая китәрмен дә, син көтмәгәндә икенче кызны очратырсың. Бүтәнне… Аңа гашыйк булырсың. Сагышың да басылыр, бөтенесе дә! Ул чакта мине онытырсың. Син онытырсың