Фарзана Акбулатова

Аның исеме – Мәхәббәт / Имя ей Любовь


Скачать книгу

Яңадан үткән еллар искә килеп төште. Теге вакытта Таибә ташлап китмәсен өчен ничек инәлгән иде. Авылдашлары алдында хурга калудан бик курыккан иде. «Эчкече чегән гаиләсе белән туганлашты бахыр, ә анысы, алкашның кызы, уйлап та тормый башкага ияреп китте дә барды…» – дип мыскыллауларыннан качарга теләде. Нәрсәдән курыкты, шуңа барып капты. Ә Гаязы? Бәхетле итә алдымы тартып алган ярны? Дөньясын аз гына да котайта алмыйча үлеп китте. Аның каравы күпме зыяны тиде. Хәер, Талипның ике туган абыйлары да «тырышлык салды». Каш ясыйм дип күз чыгаручылар. Бервакыт Гаязны имгәткәнче кыйнап ташлаганнар. Җавабын исә Талипка тотарга туры килде. Аздан гына утыртмадылар бит. Гаяз да нык кыйналган иде, нихәл итәсең… Ул бахыр шуннан мантымады шикелле. Ярар, монысы Талипка караңгы. Бәлки, армиядән үк берәр чир белән кайткандыр. Кайдан бөтенесен беләсең? Кыйналудан соң бер ел үттеме-юкмы, Гаязның сала башлаган өенә ут төрттеләр. Монда да Талипның катнашы юк иде. Нәкъ мәсәлдәгечә, сарыкны ашаучыны тиз таптылар… Соң, Гаяз белән Таибәнең бәхетенә көнләшүчеләр аз булды димени? Шулай да Талипка Таштүбәсен калдырып китәргә туры килде.

      Ничә яшь икән Гаязның көчегенә? Биш ел чамасы балалары булмады. Әйе, авырын алдырганның җәзасы дип уйлаган иде Талип… Алай булмады. Таибә балага узды. Гаязның улы туганын ишеткәч кенә өйләнде ул. Фәридәсе үзенә дә зур күзле кыз бала бүләк иткән иде. Сырхау булды. Берничә ай гына яшәде дә, якты дөньяны калдырып китте. Аннан инде Дилбәрләре туды. Димәк, Гаяз баласы Дилбәрдән чама белән өч яшькә олы була. Менә зәхмәт! Кайда күреп калган да кайда очраткан ул адәм актыгы күз алмасыдай кадерле кыз баласын? Хәтта Таштүбәгә дә алып барганы булмады!

      Таибә барыбер ир рәхәте күрмәде. Кыска гомерле булды Гаяз. Юк, шулай да бирешмәде хатын. Үзенә генә хас тырышлык белән дөнья көтте. Өен дә үзе салдырып бетерде шикелле. Авыру ирен дә карады.

      Себер ягына чыгып киткән Талип нефтьтә яхшы гына эшләп мал җыйды. Эштән курыкмады ул. Дөнья куып, әкрен генә эчен басты. Мәхәббәткә килгәндә… Үлә язып яратып өйләнмәде. Шулай да Фәридәсе әйбәт хатын, ана булды. Аның сүзеннән чыкмады, авызына гына карап торды. Гаилә көтәр өчен тагы нәрсә кирәк?

      Тик моннан алты ел элек кинәт кенә авырып китеп, гүр иясе булды, нихәл итәсең… Талип, үзенең дә йөрәк чирле икәнен белгәч, Башкортстанга кайтуны ашыктырды. Исән-имин чакта туган якларда төпләнү хәерле. Бер-бер хәл була калса, кызы чит тарафларда япа-ялгызы торып калачак лабаса… Туган авылы Таштүбәгә кайтмады барыбер. Элекке хатирәләрдән, җәрәхәтләрдән аларны сызлатыр кешеләрдән ераграк булырга теләде. Сайлап йөреп Мираска нигез салды. Үзе сайлаган авыл. Менә бит Мираска да килеп җиттеләр. Монда да аның тынычлыгын боздылар. Алар тагы да киләчәкләр әле, тагы да борчыячаклар. Хәзер аның бердәнбер хәзинәсенә кул сузалар. Бармы бу афәттән котылу юлы? Ах, кызы Дилбәр белән бәйләнмәгән булсачы бу бәла! Нинди бетми торган сынау төште соң аның язмышына? Ничек аннан котылырга? Кызына ничек аңлатырга? Ничек күндерергә? Уе кызына барып тоташу белән,