Рузил Фазлыев

Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи


Скачать книгу

авыр гына түгел,

      Якын кебек упкын читенә…

      Моңнар баскан күңел белән бергә

      Җан дигәнең, ялгыз ителә.

      Җирдә тормыш туктап тора алмый

      Уйланырга булмый вакытлар…

      Җылы табып була ала мени.

      Ялгыз җанга… үткән вакыттан…

      Ялгызлык ул югалтулардан соң,

      Сыенырга урын калмаса…

      Беркем килеп ишек шакымаса,

      Дөньялыкта искә алмаса…

      Өметсезлек шайтан гәмәлелә,

      Сыенырга кирәк Аллаhка…

      Җирдә чакта якыная алып,

      Мәңгелектә ялгыз калмаска!

      Үзең кара

      Ышанмыйсың икән,

      Башта сынап кара.

      Тәмен белү өчен,

      Тотып кабып кара..

      Торалмыйча озак,

      Ялгыз ятып кара.

      Көчне җыя алып,

      Торып басып кара.

      Эшли алганнарның,

      Торыр хакын кара.

      Вакыт дигәннәре,

      Күптән үтеп бара.

      Юллар үткәннән,

      Эзләр нинди кала.

      Ара ерагая, нидер

      Якыная бара.

      Өметләрең бетеп,

      Хыялларың кала.

      Тормыш бизәгендә,

      Буяуларың кала…

      Җылы белән якты

      Күңел сорый кебек, күңел…

      Шуңа барсын җирдә кыласың.

      Булганнары таудай булсада,

      Фәкыйрьлектә кебек буласың.

      Күңел сорый кирәгендә кебек,

      Җитмәгәнне, тыныч булырга.

      Хыял әллә аны котыртамы,

      Хыял сарайлары «корырга».

      Кем туктаган савытлары тулып,

      Яңаларын ясап куймыйча…

      Мөмкинме соң аны тыңламыйча,

      Кеше күңелләре туймыйча.

      Нигә кирәк чиксез тырышулар,

      Күңелеңне тыныч итмәсә…

      Тынычлыгы әллә югаламы,

      Җылы белән якты җитмәсә.

      Юл табу

      Кеше борылып карый башлый,

      Балачакка, тормыш башына.

      Язмыш юлларыннан барсада,

      Үзе бара язмыш карышына.

      Дөнья куу, ни соң асылында,

      Артта калмау өчен ашыгу…

      Карамыйча тормыш хәлләренә,

      Гади генә еллар алышыну.

      Уйлап таба кеше авырлыклар,

      Бер сәбәпсез тигез урында.

      Исрафка китә күпме гомер,

      Мөмкинлекләр чакта кулыңда.

      Адашкандай гомер буе кеше,

      Инкарь итеп булган юлларны.

      Бутый бутый тыелганнар белән,

      Ничә буын җирдә кылганны…

      Ят юлларда… алар яңа түгел,

      Алар инде безне алдаган.

      Нигә кабат теләп адашырга,

      Башка юллар әллә калмаган?

      Холык

      Кешене, аера кешедән,

      Сыйфаты яшәве серләре.

      Тоемлай алырга сәләте,

      Ул үзе бары тик белгәне.

      Кылына даими гaмәлләр,

      Әйләнеп баралар гәдәткә.

      Канунда калырга, сәбәптә,

      Сакланып калынса, әдәптә.

      Әдәптә кылынган гaмәлләр,

      Кешенең иң күркәм холыкы.

      Кешедә булганы күренә,

      Эчендә,