Рузил Фазлыев

Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи


Скачать книгу

ул көтә алмаслык.

      Билгесезлекләр булсада,

      Булмый ул үтә алмаслык.

      Таралырмы ак томаннар,

      Барыр юлларны ачып.

      Килмый әле югаласы,

      Ак томаннарда «качып».

      Күләгә

      Барган юллар, караваннар,

      Янәшәдә бара, күләгә.

      Эссе чүлдә кемнәр генә,

      Күләгәсез юлда түзәлә.

      Бер ягында исә кызу җиле,

      Икенче ягында күләгә.

      Эсседә пешкән урыннар,

      Күләгәдә бары төзәлә.

      Күләгәнең эзе кала алмый,

      Ул барада бара, иярә…

      Күләгәләреңдә синеке,

      Үзең генә аңа иядә.

      Күләгәләр күренәләр янда,

      Яктыртучы нуры булганда,

      Күләгәдә хәрәкәттә була,

      Бары үзең бара алганда.

      Эсселектән (анда) коткаручы,

      Күләгә кемгәдер булыр дигән.

      Күләгәсе туктап кала икән,

      Димәк… инде шунда килгән…

      Хаклык

      Үкенмә үткәнгә,

      Борчылма көткәндә.

      Бәхетле мизгелләр

      Шөкерләр иткәндә.

      Шөкерләр бүгенгә,

      Булганга, күргәнгә.

      Өстәлеп гамәлләр,

      Ниләрдер белгәнгә.

      Җыела бөртекләп,

      Бәхетле минутлар.

      Бүләктер киләчәк,

      Кайгыңны онытсаң.

      Тынычлык күңелдә,

      Сиздерми урнашса.

      Аннанда бәхетле,

      Минутлар булмаста.

      Син көтә белгәндә,

      Өметле – киләчәк…

      Көтмәгән… көткәнең,

      Барысында бирәчәк.

      Үткәрә белгәндә,

      Шатлыкны тынычта.

      Язмышның бер көне,

      Бирелми бурычка.

      Ник караңгы?

      Алышына көннәр төннәр белән,

      Яктылыгы бөтенләй калмады.

      Кышкы төннәр кебек озагырак,

      Караңгылык шулай алдады…

      Караңгылык никтер күңелләрдә,

      Чарасызлык әллә яулады…

      Шатландырмый инде кешеләрне,

      Ап ак карлар кышын яуганы.

      Өстән төшә олы алданулар,

      «Тукмач» белән тулган колаклар.

      Хәкимият уен уйнагандай,

      Кора безгә матур тозаклар.

      Хак булганга 2—3 ялган өстәп,

      Ышанырлыгы… югала…

      «Көтүчеләр» әллә кая куа,

      Кая таба халык юл ала…

      Кыйбыласыз әллә яшәгәнгә,

      Тормыш яктылыгы кителде.

      Түрә көтүенә ышанулар…

      Чарасызлык кына китерде

      Ядкәрсез

      Канатларсыз очу мөмкин түгел,

      Я булмаса, тимер канатлар…

      Самолетлар канатсызлар өчен,

      Кошлар юлын гына кабатлар.

      Чишмәләрдә, ага башлар өчен,

      Күренмәгән юллар тапканнар.

      Шул юллардан озак еллар буе,

      Акканнарда, алар акканнар.

      Иман нуры тоеп күпме буын,

      Кыйбыланы таба алганнар.

      Адаштыручылар килгәндә дә,

      Үз кыйбыласында калганнар.

      Булганнарнын