Рузил Фазлыев

Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи


Скачать книгу

төсе, үзе җыры булып,

      Сере булып калып күңелдә.

      Үзе өчен генә җыр туганын,

      Аңлаулары мөмкин түгелдә.

      Агым кебек

      Еллар үтә hаман, ага сулар ага,

      Әйтер сүзләр hаман бар әле.

      Каян моңы шулай юллар табып ага,

      Шул моңнарны тыңлап кал әле.

      Ага еллар ага, кайсы якка таба,

      Барыр юллар әллә билгеле…

      Әллә хәзер генә, соң булсада

      Юлдан бара белү килдеме…

      Тау ташларда түгел, бары тигезлектә

      Хәзер барган минем эзләрем.

      Әллә гомер буе, үзем аңламыйча,

      Шушы сукмакларны эзләдем…

      Офыкларга таба ахры юллар бара,

      Якыная ара… якын шикелле…

      Моңнар мине шулай озатуы булды,

      Әллә инде барып җителде…

      Кыйбласыз…

      Карыйк әле бераз тирә якка,

      Ашыкмыйча… дөнья качмас ул.

      Теләсәңдә әгәр буйсынмасаң,

      Яңа хикмәтләрен ачмас ул.

      «Хуҗалар» күп, көтүчеләр кебек,

      Көтү, көтү итеп «туплыйлар».

      Шул көтүгә теләп кушылучы…

      Кеше булуыннан «туктыйлар».

      Үзе теләгенә хуҗа булмый,

      Көтүчегә карап өметтә.

      Ә син аңа бары мал көтүе

      Сине уйламый ул… көлептә.

      Хәкимнәр бит булган электә,

      Аларда бит булган зирәклек.

      Мәкер белән яшәп калу түгел.

      Халык өчен булган кирәклек.

      Вакыт килеп үзе сүзен әйтер,

      Иелерләр «башлы» башлары.

      Сүзсез калып инде мәнгелеккә,

      Истәлеккә куйган «ташлары».

      Табынырга була алга таба,

      Исән чакта куйган ташларга.

      Әллә аңлап, без кеше бит диеп,

      Кыйбыланы эзли башларга.

      Иманга юл

      Барыр юллар төрле төрлечә,

      Гомер буйларына җитәрлек.

      Вакытында, юлга чыга алсаң,

      Ул юлларны бары үтәрлек.

      Араларда күпме үзенчәлек,

      Кабатлана яки үзгәрә.

      Җәйләреңдә үтелмәгәннәре,

      Кала ала икән, көзгәдә.

      Графигы язган булмасада,

      Вакыт куша, вакыт чакыра.

      Кая баруыңны аңламыйча,

      Ник чыгарга юллар чатына.

      Ник көтәргә, вакыт туктамый бит,

      Бүгеннекен бүген үтәргә…

      Йомгагыңны тотып утырмыйча,

      Кирәк аны кирәк сүтәргә.

      Кояш баеганда юлга чыгу,

      Хәерлеме, белсәң аңласаң…

      Аз булсада бәрәкәте булыр,

      Юлга чыга алмый калмасаң.

      Кайда сере

      Җырның сере кайда, тирәндәме,

      Якын гына, әллә өстәме…

      Тавыш матурлыгы җырчының,

      Алар биргән матур төстәме.

      Көендәме, аны җыр итәрлек,

      Көе барып ятса күңелгә.

      Сакланамы икән онытылмый,

      Кичәге жыр әле бүгендә…

      Сүзләреме аның асылында,

      Шигырь булып җиргә туганнар.

      Күпмеләре сүзләр булып калып,

      Моңнар белән тулы булганнар.

      Җырчы