Рузил Фазлыев

Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи


Скачать книгу

күңелләре сынала…

      Иң беренче үзен алдамаса,

      Имансызлыктан ул чыга ала.

      Тупик

      Товар вагонына паровозның

      Төягәннәр безне шикелле.

      Туктап торабызмы… Барабызмы,

      Кайсы якка таба кителде…

      Кеше мәшгуль әллә ниләр белән,

      Һәр кешенең, башы урында.

      Уйламыйда, бәлки уйлый алмый,

      Үзе утырган вагон турында.

      Уенчыклар бүлеп бирелгәндәй,

      Аерыла алмас гаджетлар…

      Аралашып, буталышып беткән.

      Кара җепләр белән ак җепләр.

      Байлар баеый, халык бөлә бара,

      Акырынлап мохит үзгәрә.

      Дошман диеп ябып куеп була,

      Риза булмый әйткән сүзгәдә.

      Ябаргада безне кирәк түгел,

      Үзебезне, үзебез ябабыз.

      Кая барганнарны сорый алмый,

      Ябык вагоннарда калабыз.

      Мирас

      Дөньялыкта ниләр кала ала,

      Кешедән соң ниләр сакланыр.

      Киткәннәрне искә төшерик без,

      Аңлау бәлки шуннан башланыр.

      Шаулап үтеп китә тамашалар,

      Җирдә кала, яңа язмышлар.

      Милегеме, калып кадереме,

      Бездән алда булган язмыштан…

      Өстәләме безнең яшәүләрдә,

      Ул халәтне аңлый алырлык.

      Файда яки үрнәк булыр өчен,

      Бездән соңда җирдә калырлык.

      Табыламы, төртеп күрсәтерлек,

      Яшерелеп… бәлки күңелдә…

      Тормыш итүләрнең дәлилләре,

      Ниләр, кемнәр табын түрендә.

      Агы кала, кала карасыда…

      Төгәл генә, кинәш юк аңа.

      Саваплысы савап булып кала,

      Файдасызы… барда югала.

      Язмыш бүлү

      Язмыш бер ул! Нигә аны бүлү,

      Нигә аны, кирәк вакларга…

      Кисәкләргә бүлгәләми генә,

      Тулы килеш кирәк сакларга.

      Син хуҗадыр үзе язмышыңа,

      Кеше язмышына кагылма.

      Чарасызлык карышына басып,

      Бүленергә торган чагында.

      Киселгәнне ялгаулары авыр,

      Ул бит була, инде ялгаулы.

      Күпме генә дөрес гамәлләрдә,

      Каплый алмый булган алдауны.

      Язмыш, тавар, алып сату түгел,

      Кичерми ул булган ялгышны,

      Яхшы диеп әйтеп була мени,

      Башканыкын бозган язмышны.

      Язмыш булып кеше җиргә килә,

      Язмышының була көзләре…

      Үэе китә, хәтерләрдә кала,

      Язмыш булып җирдә эзләре.

      Хаклык

      Дөнья камил итеп яратылган,

      Бар кеше өчен җирдә урын бар.

      Язмышында, кеше сайлый ала,

      Төрле юллар, төрле урыннар.

      Гаделлектә, гаlелсезлегедә,

      Төрле сыйфатлары туплана.

      Кайсыларын кирәктә санамый,

      Кайбeрләре белән «туклана».

      Кимчелекләр эзләп яшәгәндә,

      Шуны җыеп тулса күңелләр.

      Якты хисләр бары били ала,

      Булса урын күңел түреннән.

      Кимчелек ул нидер җитмәгәннән,

      Вакыт табылмаган өчендә…

      Тырышуың