Рузил Фазлыев

Күңел тарихы. Шигырь. Том 8. Стихи


Скачать книгу

куеп булган хыялларны,

      «Кирәк» сүзе боерык шикелле…

      Үтеп китеп, шикле сукмакларны,

      Олы юлга чыгып җителде.

      Анда инде үзе кануннары,

      Юл читләре тирән канаулар.

      Күп вакытта төркем үзәгендә,

      Чакрымнарын бары санаулар.

      Кыскамы соң, әллә бик озынмы,

      Язмышлары булган юлларың.

      Үлчәмнәре аның языладыр,

      Гaмәл булып җирдә кылганың.

      Ул чаклар

      Әллә ничек үтеп китте,

      Гомерләрнең яшь чагы.

      Ул вакытлар булды микән,

      Күңелләрнең таш чагы.

      Юлсыз җирләр, басмалары,

      Капкан саен калҗалар…

      Андый шаулы вакытлардан,

      Күңел күптән алҗаган…

      Җырларыда җырланмыйлар,

      Яшь чакларны сагынып.

      Нигә сагынулар кирәк,

      Йөргән кебек ялынып.

      Без ялынып яшәмәдек,

      Яшәсәктә абынып.

      Була иде күп вакытта,

      Ялгышлардан арынып.

      Агымсулар… сазлыклары,

      Коры килеш калмаска.

      Өйрәнелде кайбер җиргә,

      Ике тапкыр бармаска.

      Горур булып яшәлсәдә,

      Яшлегедә үтелгән

      Ничек кенә яшерсәктә…

      Сагынылып кителгән

      Китү, кайту юллары

      Юллар белән бәйле бөтен гомер,

      Юллар кебек алар сузыла…

      Кайткан чакта туган якларыңа,

      Кабатланып, юллар узыла.

      Китү белән, таныш юлларыңны,

      Ничә тапкыр кайтып үтүләр.

      Ничә тапкыр озатулар булып,

      Кайтуларны кабат, көтүләр.

      Гомер юлы кабатланмаса да,

      Җирдә юллар тормый ябылып.

      Ул юлларны онытмаска була,

      Яшәмичә мәңге сагынып.

      Юлдагылар гына үзгәрәләр,

      Юлчылары тора өстәлеп.

      Үткәнедә кала, ул юлларда,

      Кабатланганнары өстәлеп.

      Калмасада үткән эзең юлда,

      Юллар шахит синең сәфәргә.

      Сирәккенә… кайтып килүеңә…

      Кире киткәнеңә шәhәргә…

      Баскыч

      Биеклекләр арасында,

      Баскычның басмалары.

      Булмый калмый беркемнеңдә

      Баскычка басмаганы.

      Баскычтан күтәреләләр,

      Баскычлардан төшәләр.

      Аска таба, өскә таба,

      Вакыт вакыт күчәләр.

      Үзе атлап, кем тырыша,

      Кемгәдер булышалар.

      Еш кына сыеша алмый,

      Баскычта сугышалар.

      Кемдер менсә, төшә белми,

      «Ярдәмчеләр» табыла..

      Тау башыннан төшү өчен,

      «Туры юллар салына».

      Баскычларда сикерешү,

      Бер туктамый, кыендыр.

      Баскычлар олы язмышта,

      Бер гәепсез уендыр…

      Февраль

      Гыйнвардан февральгә күчтек,

      Карлар явып, булды бураннар.

      Күп булганга, кадередә юкка,

      Карлар белән тулган урамнар.

      Кышның төсен, сиздек суык исен,

      Тоя алдык салкын