кырыена килеп сөялә.
(Ул үз-үзенә.) (Бу монологны магнитофон язмасында бирергә мөмкин.)
Тау белән тау гына очрашмый» дигәннәре хактыр, мөгаен. Кем уйлаган, кем көткән иде мондый очрашуны?.. Авылдан киткәннән бирле, минем аны күргәнем дә булмады. Инде ул исемә еш төшми, онытылып та бара иде кебек. Эх, Җәләй, Җәләй! Бар иде вакытлар, ялгыз калган чакларымда «әти» сүзен авыз эченнән генә кабатлап карый идем. Сәер, бик тә сәер тоела иде ул сүз миңа… Әйе, минем дә, башкалар кебек үк, ике канатлы – әтиле дә, әниле дә буласым килде. Йә, бу дөньяда кемнең шул бәхетләрдән мәхрүм каласы килсен?.. Синең дә миңа кирәк чакларың күп булды. Әтиле председатель малайлары институтка да җиңел генә кереп киттеләр. Колхоз сыеры аларга «бишле» куйдыртты. Колхоз сарыгы исә шашлыкка тотылды… Янәсе, заманасы шундый… Акчалыга – ачык йөз, һәм син, әйдә, рәхим ит! Ә мине имтиханнарны беренче тапкыр биргәндә уздырмадылар, кимсенеп кайтып китәргә туры килде. Аннары мин барыбер завод цехындагы тимер-томыр арасында адаштырылган мәче баласыдай адашып, югалып калмадым. Шөкер, әбиемнең «Син врач булсаң…» дигән изге теләкләре кабул булды. Һәм мин, Җәләй, бүген син исән калсын өчен дә, бар көчемне куйдым. Син яшәргә тиеш!.. (Пауза.) Бу минем вөҗдан бурычым, намус эшем. Син миңа, яхшымы-яманмы, барыбер әти! Әнием сине яраткан… Яратмаса, ул мине бу дөньяга тудырмас иде. Шулай булмаса, бар булган хәсрәтләрен, үпкәләрен, эченә йотып, үзе белән алып та китмәс иде… (Пауза.) Бәлки, әниемнең әнә шул әрнү-кичерешләре җан иңгән баласына – миңа да күчкәндер… Бәлки, шуңадыр да, күңелгә ата-ана җылысы җитеп бетмәгәнлектән, йөрәк бәхилли дә алмагандыр…
Палатадан Тәкыя чыга, Билгиз янына килә.
Тәкыя (куанып). Билгиз Сәлахович! Авыру аңына килде… Ул «Мин исәнме?» ди. Аннары үзенең кайсы больницада икәнлеген сорады. Әйткәч, «Миңа операцияне кем ясады?» ди. Сезнең исем-фамилиягезне атагач, ул нигәдер әллә ничек кенә үзгәреп китте. Бүтән дәшмәде, тагын күзләрен йомды…
Билгиз (үз-үзенә). Димәк, ул, минем кайсы больницада эшләвемне белгән… (Тәкыяга.) Авыруга минем исемне атау кирәкмәс иде…
Тәкыя. Ник? Кызыксына бит… (Җавап булмагач, ул, сагая төшеп.) Аннары авыру тагын аңын җуйгандай булды.
Билгиз. Ничек?
Тәкыя. Шулай. Ул саташа ук башлады. Бер «Билгиз!» ди, бер «улым!» ди, «кичер…» дип тә өстәп куя. Тагын ниләрдер әйтергә тели, сүзләрен бик аңлап бетереп булмый… (Кыенсынып, иңбашларын җыера.)
Билгиз. Саташу төрлечә була инде ул… (Пауза.) Иң мөһиме, аңына килүе яхшы… Тәкыя! Сез хәзер аны игътибарсыз калдырмагыз, яме. Әйтелгән тиешле ярдәмне күрсәтә күрегез. Ул яшәргә тиеш!..
Тәкыя. Яхшы!..
Тәкыя кире палатага керә. Билгиз шулвакыт коридор өстәлендә шалтыраган телефон трубкасын ала.
Билгиз. Алло! Әйе мин, Зәбидә… Кайтыргамы? Мин бераз соңарам әле. Көтелмәгән, ашыгыч операция килеп чыкты. Безнең авылның председателе Җәләй авариягә очраган. Әйе, операцияне миңа ясарга туры килде. Ник дип? Нишлим соң? Нейрохирургия минем эшем булгач… «Ул минем әти» дип сәбәп таба алмыйм бит инде. Аннары… Ярар, ярар. Болай операция әйбәт узды. Авыру аңына килде килүен, миңа әле монда булырга кирәк. Ярар, ярар…