Ахмет Махмутович Рафиков

Сугыш хикәяләре


Скачать книгу

без атларны куа башладык.

      Днепр артына

      Салкын февраль аеның өченче атнасы бара. Декабрьнең кыска көннәре белән чагыштырганда, көннәрнең шактый озыная башлаганы сизелә башлады. Шулай да үзенең бураннары, суыклары, аяз төннәре белән үзенекен итеп, кыш әле бирешми. Көндезләрен урман аланнарында кояш караган вакытларда, яз якынлашканы сизелсә дә, кояш түбән төшү белән, салкын төн киләсен тоеп торасың.

      Гаҗәп күп солдат мәшәкатьләре белән сизелми дә калган, менә тагын бер гадәти “тыныч” сугыш көне үтеп бара. Әкеренләп кичке салкындагы сөркөмгә чорналып, кояшның зур түгәрәге агачлар артына кереп капланды. Аяз һәм суык төн килде. Урман куенына яшеренгән землянкаларның иске чиләк куеп җайлаган тәбәнәк морҗаларыннан чыккан төтеннәр кичке җилсез хавада әкеренләп урман өстенә җәелә башлады. Солдат халкы төнгә әзерләнә: киемнәрне киптерәсе, коралны чистартасы, өзек-ертыкны тегәсе, вакыт тисә хат та язып аласы, тигән кадәр ял да итәсе бар.

      Көне буе хәрби бурычлар, сәгать саен килеп чыга торган мәшәкатьтләрне үтәп арыган, юешләнеп-бозланып каткан солдатлар да землянкага җыела башладылар.

      Без дә атларны чистартып, ашарга-эчәргә биреп, атлар астыннан чыгарган тиресләрне алып эшләрне бетердек тә, инде кулларны юып кухнядан кичке ашны алып киләсе дә, плитә өстендә җылытып ашыйсы гына калды диеп землянкага таба юнәлдек.

      Ишектән керүгә, без Утищев белән икәүләп, гадәт буенча, мич кабызу эшенә керештек. Иптәшләр чиләк белән су алып кулларын юа башладылар.

      –Нишләптер бүген лейтенант күренми әле, – диде Утишев, – бу вакытта монда була торган иде.

      –Бәлки кич утырырга килә торгандыр? Дөнья хәлләрен сөйләшеп утырырга килгәндә ул соңырак килә. Ике-өч көннән бирле гәзитәләр дә укыган юк.

      Шул вакытта, ишек төбендә генә торган кебек, лейтенант килеп керде дә, Утишевның мичкә утын тыгып торганын күреп:

      –Мичкә ут куймагыз! Җыеныгыз! Бер сәгатьтән кузгалабыз! – диеп команда бирде.

      –Без әле ашамаган да, иптәш лейтенант!

      –Ничек ашамаган? Йөгерегез кухняга! Тизерәк, биш минуттан монда булыгыз!

      Без котелокларны алдык та, пожарга чапкан кебек бер-бер артлы кухняга йөгердек.

      Без йөгерешеп кухнядан кайтып килгәндә Аристов белән Подымов ПДС землянкасындагы әйберләрне ташыйлар иде. Взвод командиры лейтенант Егоров ПДС әйберләрен җыешырга булыша торган җиреннән туктап безнең янга килде дә:

      –Ашыгыгыз, егетләр! Ун минуттан барда җыелган булсын. Старшина, яхшы карагыз, бер әйбер дә калмасын! Мин хәзер китәм. – диде дә, кайдадыр китеп барды.

      Без землянкага йөгереп кергән уңайга вак-төяк: көзге, сабын, бритва кебек әйберләрне кыр сумкасына тутырдык. Сөлге, кибәргә элгән аяк чылгавычларын, бияләй, оекбашларны, киштәдәге кружканы әйбер капчыгына төяп, аның бөрмәле авызын ныгытып куйдым. Аннары сәкедәге салам өстенә җәйгән плащь-палатканы, киптерү өчен элгән бризент чиләк һәм ат япмаларын алып чанага чыгардым. Атлар азбарындагы кыргыч һәм щёткаларымны алып кердем. Атым булмасада алдагы көндә кирәгер