Ахмет Махмутович Рафиков

Сугыш хикәяләре


Скачать книгу

Әни! Әнә, безнекеләр!

      –Наталья! Маша! Әнә, безнекеләр! Әйдәгез, тизерәк!

      –Ой, туганкайларым, атларына кара! Атлары нинди!

      Бер минут эчендә без халык боҗырасы эчендә калдык. Алдан килгәннәре бер мизгел аптырап калгандай карап тордылар да, тыннары кысылган килеш, берсен-берсе бүлә-бүлә сөйләргә керештеләр. Аннары якын ук килеп аяктан кочаклап алдылар.

      –Абый, рәхмәт! Безне Германия куып китүдән коткардыгыз!

      –Аз гына кичексәгез бу көнне күрә алмый идек…

      –Станциягә алып барып вагоннарга төяргә ашыктылар, – диеп, яшенә төелеп җылый башлады урта яшләрдәге апа, – безне коткарган өчен алла сезгә исәнлек бирсен!

      Ул арада безнең тирәдә халык сабан туе кебек булды. Без икебез ике җирдә халык диңгезе эчендә калдык. Аларның тирләгән һәм арыган йөзләрендә чиктән тыш зур шатлык иде. Ике яктан да якын ук килеп баскан хатыннар, кызлар ияр каешларын, аяктагы солдат ботинкасын, ияр сумкаларын, кылыч һәм карабинны тотып-тотып карыйлар. Атның йөгәнен, ялын, муенын, башын сыйпыйлар. Әйтерсеңлә алыннарында торган Кызыл Армия сугышчысын үз күзләре белән күрүгә ышанмыйлар.

      Әле бер генә сәгать элек атларга атланган фашистлар аларны терлек куган кебек, ашыктырып: “Шнель! Шнель!” – дип кычкырып станциягә куганнар. Соңгы минутка кадәр ашыктырып, хәттә үз йомышлары белән читкә керергә дә рөхсәт итмичә куганнар. Арып егылучыларны шунда ук атып калдырганнар. Юлдан өч-дүрт метр читкә чыкканнарга да кисәтүсез ут ачканнар. Юлда без күргән хатын белән кыз шундыйлардан булган. Кыз үз йомышын үтәп чыгар өчен читкә талпына. Ана кеше кызына ни буласын сизеп, аны туктатырга теләп: “Кызым, борыл!” – дип аның артыннан йөгерә. Фашист ат өстеннән күреп ала да, кисәтеп тормыйча автоматтан ут ача. Колоннадан читкә атлаучыларны да шундый коточкыч үлем көткән.

      Шундый авыр шартларда куып барылган, кыйналган, кимсетелгән, хөкемсез үлем көткән бу Совет кешеләренең шатлыгы искиткеч зур иде.

      Биредә алар төрле яктан җыелган кешеләр: Орелдан, Брянскийдән, Людиноводан, хәттә Вязма һәм Калуга олкәләреннән дә бар. Барысы унбиш меңләп диделәр. Аларның һәр берсенең үзләренең ах-зарлары, үзләренең сораулары бар:

      –Абый, Орелны алдылармы әле?

      –Улым, Людиновоны алдыгызмы әле?

      –Орелны ай ярым элек алдык! Людиново да бездә. Вязма, Ярцеволар да безнең кулда, – дидем мин, ул яклардан да кешеләр булуын ишетеп, – Кызыл Армия бөтен фронт буйлап алга бара.

      Бу сүзләрне ишетү аларга шатлык иде күрәсең, аларның йөзләре тагын да яктыра төште, күзләре шатлыклы җемелдиләр иде. Үз ара ни турындадыр кызып-кызып сөйләшә башладылар.

      –Рәхмәт инде, шатлык китергәнегез өчен!

      –Сезне кунак итәргә әйберебез дә юк инде, – диде бер апа, халык арасыннан минем янга үтеп, – гаеп итмичә генә шуны алыгыз әле, улым!

      –Рәхмәт, апа, безнең тамагыбыз тук, – дидем мин, аның кулында берничә кисәк сухари күреп. Ләкин алар минем сүзләрне әдәп саклап кына диеп белделәр булса кирәк, тагын да тырышып кыстый