Ахмет Махмутович Рафиков

Сугыш хикәяләре


Скачать книгу

Тиздән кузгалабыз! Вислогузов, атыңны рота командирына бирерсең, ул бүген колоннаны алып бара. Утишев, син аның янында булырсың! Дружинин, син Павлов белән колонна артыннан барырсыз! Барыгызга да аңлашылдымы?

      –Аңлашылды! – диде берничә тавыш.

      –Сержант, сезнең хәлләр ничек? Барысын да җыйдыгызмы?

      –Без җыйдык, иптәш лейтенант, телефонныйда линияне җыймадылар әле. Әнә киләләр ахыры, – диде сержант, куаклар арасына карап. Чынлап та шул вакыт телефон взводы ягыннан агачлар арасыннан кар ерып кабель катушкасын чорнап килүче телефонист килеп чыкты да, кабелен чорнап бетергәннән соң, мошный-мошный үзләренең олаулары ягына йөгереп китте.

      Агачлар арасыннан кар ерып ашыгып килеп чыккан телефонистны күргәннән соң, атым булмаса да мин үземне бу минутларда бәхетлерәк санадым, шатланып куйдым. Күптән түгел үзем дә катушка күтәреп көн дими, төн дими дошман уты астында егыла-тора линиягә йөгергән көннәр искә төште. Караңгы төндә кар ерып, куаклар арасыннан катушка күтәреп кабель җыеп йөрүнең никадәр авыр, мәшәкатле булуын уйлап, әле генә узып киткән сугышчыны кызганып куйдым. ПСД га күчермәсәләр үзем дә шул хәлдә буласымны уйлап алдым. Кинәт атым югалуы искә төште дә, мине шул уйлар биләп алды. Хөҗүм харәкәтләре башлап җибәрсәк, тиз арада атлы буласымны уйлап алдым да, бу урыннан кузгалып китүебезгә шатланып куйдым. Башка хуҗалыкларны да кузгатсалар, атың табылып куюы ихтималына да өметләнә идем әле.

      Миңа бик озак җыенабыз булып китте. “Нишләп кузгалмыйлар икән инде?”– диеп борчыла башладым.

      Рота штабы урнашкан якта:

      –Әйдә, кузгалабыз! Юлга чыга башларга! – дигән тавышлар килде.

      –Әйдә, кузгал!

      –Н-а-а! – дигән, чана шыгырдаган, ат пошкырган тавышлар артты. Бөтен урман эче кузгалып бер колоннага җыела башлады. Кузгалып киттек. Без җәяүлеләр артыннан баручы Климушкин чанасы артыннан төшеп, юлга чыктык.

      –Кайда барабыз икән, егетләр? – диде Иван Климушкин сул кулы белән дилбегәсен тартып. Тик аның бу соравын ишетүче булса да, берәүнең дә җәвап бирерлек мәглуматы юк иде. Алда кемдер:

      –Кызуырак, егетләр, сузылмагыз! – дигән тавыш килде. Суыкта шагыр-шогыр килгән чана артыннан калмаска тырышып без дә атлый-йөгерә бара башладык.

      Алдан безгә таба ат өстендә килүче рота командирының:

      –Тартылыгыз, тартыл! Колоннаны сузмагыз, – дигән тавышлар ишетеп атлылар атларын куа башладылар. Без дә алардан калмаска тырышып, карабиннарны тоткан хәлдә, билгә таккан котелокларны сикертеп йөгерә башладык. Бер километрлар шулай ашыгып барганнан соң колонна җыелып бетте булса кирәк, бер төрле тигез темп белән барабыз.

      Урманны чыккач юл турыга китте. Урманда хава бик яхшы булып тоелса да, урманнан чыккач Днепр ягыннан безгә каршы кыеклап салкын җил исә башлады. Җил көчле булмаса да маңгай һәм аркалардагы тирләрне бик тиз киптереп алды.

      Днепр ягында ара-тирә туп аткан тавышлар килгәли. Шул тавышларга карап үзебезнең Днепрга паралель төнякка таба барганыбызны чамалап