да, урамның ике ягында да өйләр күренәләр. Арырак узгач бер җирдә тоташ урам да килеп чыкты. Өйләрдә утлар юк. Бөтен урам буйлап колоннадагы сугышчыларның, атлар, чаналарның хәрәкәт тавышлары гына ишетелеп тора. Кайбер капка төпләрендә туп таккан машиналар да туктаганнар. Алар янында часовойлар тора.
–Нинди авыл икән бу?
Климушкин чанадан төште дә:
–Утыр, Әхмәт, мин бераз җәяү барыйм әле, юкисә аркада “кырмыскалар” йөгерә башладылар, – диеп дилбегәне миңа сузды.
Кыстатмыйча, шуны гына көтеп барган кебек, дилбегәне аның кулыннан алдым да, чанага менеп утырдым. Әле ун километрдан артык юл үтмәсәк тә, көзге яңгырларда озынаеп тездән түбән төшеп торган җылы тун, сырган чалбар, киез итек, билдәге ременьгә таккан патронташлар, котелок, җилкәгә таккан кыр сумкасы, кылыч-карабиннар белән бару кышкы юлда шактый сиздерә башлаган иде .
Климушкин төште дә шунда ук чанадан читкә йөгерде.
–Әнә, иптәшнең тулган…, ә минем эчәсе килә, – диде Вислогузов.
–Без чәй эчәргә өлгермәдек, Павел Ильич, син өстәвенә борчак буткасын да ике өлеш сыптырдың. Шуныкы ул. Су алырга булган.
–Бу салкында туңа бит ул. “Тегесе” булса икән, ярар иде.
–Булмаганны теләмә инде син.
–Нигә булмасын, менә бәйрәмгә бирерләр әле.
Колонна уңга таба икенче урамга борылды да туктап калды.
–Әллә шунда туктыйбызмы икән? – диде Вислогузов, шатлангандай итеп.
Бу фикер минем башны биләп алды да, уңайсызланып, дөресерәге монда туктап калудан куркып куйдым. Ни өчендер монда туктыйсы килми, тизерәк алга баруны тели идем. Күңелнең кай җирендәдер: “Бәлки ул якта фронтны өзгәннәрдер дә, безне шунда, прорывка кертергә алып бара торганнардыр” – дигән өмет йолдызы балкый иде.
–Юк, туктарга туры килми әле, – дидем мин, – әле, булса ун километр киттек, шуның өчен генә ашыктырып тормаслар иде.
–Бу юл Рогачевка алып бара икән, – диде Климушкин безнең янга килеп, – бу авыл Гадиловкамы ди шунда, – без алга китәсе.
–Кайдан белдең әле син боларны?
–Сүз иясе белән йөреми. Якташны туры китердем. Артилерист. Бу якка гаскәр әле күп агыла икән.
–Якташ булгач нигә ашыктың соң әле?
–Куып җитәсе булмаса ашыкмас идем дә, шуңа йөгердем. Бәхеткә сез туктап куйдыгыз.
Нигә туктадык икән диеп озак уйларга туры килмәде, колонна кузгалып китте.
–Әхмәт, я, ничек, әзерәк хәл алдыңмы? – диде Климушкин. Мин шунда ук дилбегәне янга куйдым да, чанадан шуып төштем.
–Яхшы булды, Иван Семеныч. Рәхмәт. Кил утыр. Ул йөгереп килеп чанага сикерде. Мин арткарак калып җәяүлеләр белән бара башладым.
Урмансыз кыр юллары буйлап, берничә мәртәбә туктап-туктап, без бик озак бардык. Уң яктан туп тавышлары да ишетелми башлады. “Әллә безне тылга алып киттеләр инде” – дигән шикле уйлар күңелне яңадан кимерә башладылар. Өстәвенә инде юлга чыкканда ук башланган сары кайнау артканнан арта барып, чамасызга әйләнде. Бөтен эчем ут алган кебек, алай гына да түгел, кислота капкан кебек яна. Файдасы тимәсме