Ахмет Махмутович Рафиков

Сугыш хикәяләре


Скачать книгу

китәргә рөхсәт итте. Шул вакыт Әхтәм Мөсәлимович:

      –Сержант, дошман даими атып тора. Атларны трашейга куегыз, үзегез дә шунда булыгыз!– дигәч, мин кабатлап честь бирдем дә, китәргә рөхсәт сорадым. Ул янә мыек астыннан гына елмая төшеп:

      –Идите! – дигәч, аның карашында ниндидер үз итеп карау булуын сизеп, блиндаждан шатланып, канатланып чыктым.

      Безгә биредә берәүдә атлар өчен окоп казып куймаган иде. Наратлар арасында бер снаряд төшкән урынны сайладык та, Утяшев белән кыска саплы көрәкләребезне алдып ике ат төшерлек баз казый башладык. Ике-өч метр зурлыкта, метр ярым тирәнлектә баз казуның никадәр авыр хезмәт булуын биредә язып тормыйм. Кәҗә майларыбыз чыгып, әзер чокырга атларны төшереп ял итәргә утырганчы, таң ата язды. Шул арада дошман артелериясе КП тирәсен берничә мәртәбә тупка тотты. Бәхеткә каршы безгә зыяны тимәде. Арысак та, шунысына шатландык.

      …Иртә белән безне артелерия кононадасы тавышы уятты. Безнең артелерия дошманның позицияләрен эшкәртә иде.

      Мин КП блиндажы янына йөгердем. Блиндаж янындагы тирән траншейләрдә телефонистлар, разведчиклар, комендант взводы сугышчылары, радистлар, өлкән командирның атьютантлары – барысы да дошман оборонасы ягын күзәтәләр. Кононада тавышы белән бени дә ишетелми. Девизия командиры Әхтәм Мөсәлимович белән артелерия командующие полковник Агафонцев трашей читендә бруствер өстендә күзләренә бинокольләр куеп дошман ягын эшкәртүнең барышын күзәтәләр.

      Безнең артелерия уты, кинәт башланган “катюша” залпыннан соң, кинәт туктап та калды. Безнең полклар атакага күтәрелделәр. Биш-алты километр алдагы тигез үзәндә ниләр барганын гади күз белән дә чамалап була иде. Шуны да искәртеп китим әле: бу көнне безнең полклар Карачев шәһәреннән төньяк көнбатыштарак һөҗем итеп, Карачев-Брянский тимер һәм шоссе юлларын кисеп, немецләрнең шәһәрдән чигенү юлын өзү өчен сугыш алып бара иделәр.

      …Безнең полклар атакага күтәрелделәр дип туктаган идем бит әле. Уңышлы гына башланган атакадан соң беренче траншейны үтеп ерак та китә алмадылар, немецләр бик көчле ут ачып, безнең батальонны җиргә ятарга мәҗбүр иттеләр. Әхтәм Мөсәлимович бинокльдән карап, күзәтеп торган җиреннән кинәт артелерия командирына карап:

      –Твоя артелерия плохо поработала, прикажи своим, чтобы задавили огневые точки немцев! – дип боерык бирде. Мин бу вакытта бруствер өстендә идем. Артелерия командиры шунда ук йөгерә-йөгерә блиндажга телефонга төшеп китте.

      Аяз кояшлы көн иде. Шул вакыт, күп тә үтмәде, кайсыдыр:

      –Возду-ух! – дип кычкырып җибәрде. Югары карасам, түбәдә, сыек ак болытлар астында, немец самолеты әйләнә.

      –Всем в укрытие! – дигән тавышка траншей өстендә һәм читтә торган кече командирлар, сугышчылар, барысы да траншейга сикерделәр. Мин ни өчендер: “Полковник ни эшләр икән?” – дигән шикелле, Әхтәм Мөсәлимовичка карадым. Бөтенесе дә траншейга чумып беттеләр, ә ул югары караган да, урыныннан кузгалырга уенда да юк шикелле. “Иптәш полковник,