каршы алды. Без аның генерал дәрәҗәсен котлагандай, маршка басып, чын строевой адымнар белән уздык. Беренче көнне Сухиничи, икенче көнне Козельск бездән артта калдылар. Шулай да: башка фронтка күчәбезме, әллә тору урынын гына алыштырвбызмы, белүче юк. Козельсктән соң без Упа елгасы үзәнлекләре белән Одоев, Крапивна дигән эре торак пунктларын артта калдырдык. Менә өченче көн инде тарихи Тула өлкәсе җирләре белән барабыз. Тыныч елларда җыр, музыка, чәчәкләр белән үткәрелә торган 1-май бәйрәме көннәре дә юлда узып китте. Көннәр матур торганлыктан, юллар яхшы ук кипкәннәр. Ям яшел булып яшәреп киткән Упа болыннарында сары тузганак чәчәкләре күренә. Күл, елга буйларында матур булып песәйләнгән таллар чәчәк атып утыралар. Тыныч болын өстендә, бездән калмаска тырышып, тургайлар сайрыйлар. Без Вислогузов белән янәшә атлыйбыз. Безнең алда арба артыннан Утишев белән гармунчы Ларин баралар.
–Матур урыннар, – диде Василий Иванович, тәмәке кәгазе чыгарып безгә сузганнан соң, -чирем өстенә ятып тартырга хыялланып килдем дә, ни өчендер туктарга ашыкмыйларәле.
–Әйдә, туктамасыннар, минем тизерәк Щекинога барып җитәсе килә, – диде Ларин, тәмәке төрә башлап, – минем таныш якларга.
-Ничек таныш яклар? Син бу якныкы мени?
–Юк, бу якныкы түгел. Минем монда булганым бар. Минем хатын Скуратоводан. Без аның белән ике җәй рәттән килдек. Бик матур җирләр. Лев Толстойның туган яклары. Ясная Полянада да ике мәртәбә булдым. Анда, Лев Николаевичның усадьбасында, музей бик матур иде. Немецлар анны да җимереп, талап киткәннәрдер инде, – диде ул борчылып.
-Барып киләсе иде, Скуратовода хатынның туганнары бар. Хәлләрен белеп чыгасы килә.
–Командирдан сорарга иде, ерак түгел дисең бит.
–Сорадым, җибәрмәде, «барыпҗиткәч» дигәнбулды.
–Кайчанбарыпҗитәбезикәнсоң, сорамадыңмы?
–Сорамадым. Минем аңлавымча ерак барасы түгел.
–Егетләр, карагыз! «Ил»лар пикировка ясыйлар! – диеп кычкырып җибәрде, кемдер.
Без дә самолет тавышы килгән якка карадык. Юл буена сузылган камышлы озын баткаклык өстендә Щекино ягыннан түбән очып килгән «Ил» кинәт камышлык өстенә кадалып төшә башлады. Аннан, күлгә чума дигәндә генә, пиктан чыгып очып китте. Аның артыннан икенчесе шундый ук күнегү ясады да борылып китеп барды. Күп тә үтмәде, «Ил» ның берсе яңадан әйләнеп килде дә, кинәт пик ясап, кадалып төшә башлады. «Менә, хәзер пиктан чыга»-диеп, тын да алмый көткәндә, самолет камышлар эченә чумды да куйды. Арбада утырган кызлар:
–Ой, хәрәп булды! – диеп кычкырып җибәрделәр. Без бара торган җирдән туктап, тын да алмыйча, шартлау көттек. Самолетның камышлар арасыннан күренеп торган канат читләре, югары күтәрелеп торган йолдызлы коерыгы, шулай күренеп тора бирде. Шартлау булмады. Аннан, очучысы чыкмасмы диеп, өметләнеп, күзләрне хаман самолеттан алмый торабыз. Гипнозлаган кебек шулай карап торганда:
–Нәрсә катып калдыгыз? Колоннаны тоткарламагыз! -дип, лейтенант Егоров кычкырганы ишетелде.
–Иптәшлейтенант! Самолет, самолетбаткаклыккачумды!
–Кайда?
–Әнә,