Ахмет Махмутович Рафиков

Сугыш хикәяләре


Скачать книгу

сорап ала алмассың…

      –Мин сезгә әйттем бит, душта юыныгыз!

      Старшина душка басым ясагач мин, анда да су җылы икән дип:

      –Әйдәгез, – мин әйтәм, – тәннәрне сабынлыйк та душ астында юынырбыз.

      Без шулай, бала-чагалар шикелле душ астына йөгердек.

      Күл өстеннән килә торган салкын төньяк җиле шунда ук өтеп алды. Без малай чакларда әти-әниләр: “Августның егермесендә суга боз төшә, коенырга ярамый, салкын тидерерсез” – дия торганнар иде. Биредә сентябр ае инде.

      Душ астына килеп җиткәнче безнең өстәге сабыннар кибеп, палаткадан алып чыккан җылыларда чыгып бетте.

      Душ астындагы солдатлар:

      –И-и-х кайнар! Ох, хорошо, – дип, сикерә-сикерә юыналар.

      Йөгереп килгән җайга душ астына атылып кергән идек, салкын су куырып алды.

      –Ой, үләм! – дип кычкырып җибәргәнемне сизми дә калдым. Душ астындагылар кычкырып көлешә башладылар.

      –Кергән мәлгә генә ул!

      –Бер өйрәнгәч тәмугта да рәхәт!

      –Эх кайнар! – дигән булып, калтыранып душ астында сикергәли башладык.

      Шул вакыт көнбатыш яктан безгә таба очып килгән самолет тавышы килде.

      –В-о-з-д-у-х!

      –Л-о-ж-и-с-ь! – дип кычкырган тавышка душ астында шаярып, кычкырышып юынучы солдатлар яшен тизлеге белән таралышып, кем кая җиргә сеңделәр.

      Ике штурмовик гүләп безнең өсрән узып та киттеләр.

      Самолет канатындагы кызыл йолдызны күрү белән күңел тынычланып китте. Кайсыдыр: “Отбой” – дип кычкырды.

      –Үзебезнекеләр, немец дип торам, йөриләр шунда, кеше куркытып.

      Яткан урыннан торып баскан идек, бер-беребезнең карачкы кебек пычыранган тәннәргә карап: “Шайтан төсенә кергәнбез!” – дип, көлешә башладык. Кайберләре якындагы пычырак су агып төшкән траншейга ук чумган булганнар.

      –Николай кайда? – ди Утишев, минем янга килеп.

      Карасак, алар, бер төркем сугышчы траншей төбеннән чыгып киләләр. Пычырак су эчендә яткан чучка шикелле пычыранып беткәннәр.

      –Николай, сиңа мөгез генә куясы калган. Нәк шүрәле кебек булгансың! – дим мин, көлеп.

      –Үзеңә кара, үзеңә? Баткан тайганнан көлә, – ди ул миңа.

      –Әллә психик атакага хәзерләндегезме? Ха-ха-ха. Китте бер-беребездән көлүләр.

      –Фрицләргә таба йөгертәсе иде сезне! Шыр җибәреп чабарлар иде. Кемдер:

      –Егетләр, су җылынган! – дип кычкырып җибәрде.

      Без яңадан душ астына кереп юына башладык. Хәзер инде су чыннан да җылынган кебек иде.

      Берничә сугышчы белепме, белмичәме, киемнәрен камерага тапшырган җирдән үк душ астына йөгереп керделәр. Һәм шунда ук:

      –Ой, мама родная! Пешерә! Караул! – дип кычкырып җибәрделәр.

      Шулай итеп, болын уртасы шау килеп көлешкән, үртәшкән, кыздыру камерасыннан “мунчага”, аннан душ астына, душ астыннан кыздыру камерасына йөгерүче ялангач сугышчылар белән гүләп торды.

      Калтырана-калтырана кыздыру камерасына килдек. Безнең киемнәрне чирәм өстенә алып салганнар. Камерадан чыккан, үзенә бер төрле әче тир исе килеп, сәдәфләре кулны пешереп торган эчке киемнәрне