эченнән ике полковник чыктылар. Берсе миңа таныш, безнең штаб начальнигы, икенчесе кара мыеклы, төз гәүдәле, киң күкрәгендә ике орденлы Әхтәм Мөсәлимович иде. Алар туп – туры атлар янына килделәр. Полковник Спиридонов:
–Менә, Әхтәм Мөсәлимович, мин йөри торган ат шул инде, – дип сүз башлады, – болай начар гадәте юк…
–Матур күренә, – диде Әхтәм Мөсәлимович, – йөрүе ничек икәнен атланып карагач әйтербез инде. Без болай итик, Илья Иванович, мин хәзер Егоров хуҗалыгына барып киләм, (1090 – полк командиры) аннан соң без сезнең белән яңадан утырырбыз. Оператив бүлеге начальнигы да кирәк булыр....
Шул вакытта мин җитез генә атлап, Әхтәм Мөсәлимович каршысына килеп бастым да штаб начальнигына мөрәҗагать итәргә рөхсәт сорадым.
–Ун да туксанынчы полкта булганың бармы, җайдак?
–Бар, иптәш полковник.
–Яхшы, алайса хәзер кереп кореспонденцияләрне ал да, менә, Әхтәм Мөсәлимовичны Егоров хуҗалыгына озата барырсың.
Мин пакетларны алып чыктым да үземнең ат янына йөгердем.
–Киттек! – диде дивизия командиры. Ул җиңел генә өзәнгегә аягын куйды да, ялт итеп ияргә менеп утырды. Өзәнгеләрне чаклап караганнан соң җиңел генә тирбәлеп күк айгырны йөгертеп алып китте. Аның артыннан таныш булмаган тагын бер офицер, полковникның адютанты, алар артыннан мин дә йөгерттем.
Куаклыкны чыгып юл аермасына җитәрәк ул атын адымга калдырды. Мин куып җиткәч сүз башлады:
–Нәрсә, җайдак, әллә куып җитеп булмыймы? Без дөрес барадырбыз бит?
–Дөрес барабыз, иптәш полковник, елгага кадәр (Россета елгасы) туры барасы, – дидем мин, атымны алар белән янәшә тотып.
Шунда ул миннән сораша башлады:
–Кайдан син, җайдак, исемең ничек?
–Татарстаннан мин, иптәш полковник, Әхмәт Рафиков булам…
–Татармени? – диде ул татарчага күчеп. –Казаннан түгелсеңдер бит?
–Юк, иптәш полковник, Чистай ягыннан мин.
–Мишәр икәнсең, кайда эшләдең, семьяң бармы? – диде ул миңа, янә бер кат баштан аяк карап чыгып. Шунда мин аның күкрәгендә ике сугышчан кызыл байрак ордены балкыганны күреп алдым. Мин үземнең укытучы булуымны, семьям, әти-әнием, туганнарым турында кыскача сөйләп бирдем. Ул минем хатлар алуым белән кызыксынды, авыл хәлләрен сорашты.
Аның бу минутта күңеле шактый шат булуын, үзенең дивизия командиры булып килүеннән бик канәгәт икәнен күрдем. Мин үзем дә аның кайсы яктан булуы белән кызыксындым. Ул үзенең Башкортыстанда туып үсүен, семьясының Бәләбәйдә булуын, граждан сугышында катнашуын, Казанда хәрби мәктәбендә укыганын сөйләгәне хәтеремдә.
…Берничә көн үткәч мин аны 1086- полкта туры китердем. Ул полковник Матвеев янында иде (полк командиры). Шунда ул полковник белән сөйләшүен өзеп: “Как дела, конник?” – дип кенә булса да минем хәлне сорашып алган иде.
Шуннан соң, атна – ун көннәр, миңа аның белән очырашырга туры килмәде. Хәтеремдә, безнең полкларны августның уннары тирәсендә Ресетта артындагы Милеево, Хвостовичи юнәлешеннән алып, сул флангка, Карачев юнәлешенә күчерделәр.