Ахмет Махмутович Рафиков

Сугыш хикәяләре


Скачать книгу

карыйбыз, борча кермәскә җиң очларын да бәйләп куябыз, ә ул, эттән туган нәрсә, кайдандыр керә, яисә качып кала да урынга ятуга кырмыска тешләгән кебек тешләп алып, үрә сикертә. Шунда тешләде дип, күлмәкнең шул җирен кысып тотып, тиребез сыдырылганчы тәнгә ышкыйбыз. Янәсе борчаны юк итәбез, ә ул, таш астыннан чыккан нәрсә, икенче җирдән тешләп сикертә. Аннан тоткан кебек буласың, өченче җирдән…. Шундый әшәке җанвар инде. Аптыраган чакларда: «Павел Ильич, син бит ат казанган аучы, бер чарасын уйлап тап инде», – дибез.

      –Яхшы, мин бер чарасын күрермен!» – дигән була. Икенче көнне:

      –Егетләр, мин сезнең заданиены үтәдем! – ди.

      –Нишләттең, ПавелИльич?

      –Яртыкисмәксусибепагыздым, – диулкөлеп, – бүгенрәхәтләпйоклагыз.

      Шулай итеп, авылда торган көннәрдә генә юнләп ял итеп калдык. Быковка яныннан Тулага бара торган шоссе уза. Бирегә килеп урнашканнан икенче көнне үк без Дружинин белән корпус штабын эзләп Тулага киттек. Тула бездән кырык-кырыкбиш километрда. Барып кайтуы туксан километрга җыела. Шуның өчен атларга бик авырга килә дип, без старшина белән алышып йөри башладык. Бер көнне ул бара, икенче көнне мин.

      Тула үзенең мылтыклары, кылычлары, самовар һәм гармуннары белән дан казанган шәһәр. Петр патша вакытында Тулада данлыклы рус мылтыклары һәм кылычлары эшли торган мастерскойлар барлыкка килгән. Бик күп илбасарларга каршы көрәштә рус халкы Тула коралы белән каршылык күрсәткән. Тула шәһәре немец – фашист гаскәрләренә каршы көрәштә дә зур өлеш кертте. Туланы фашистларның ала алмаулары да шәһәр халкының героик көрәше белән бәйләнгән.

      Безнеңюлеракбулганлыктан, штабтаэшнебетерүбеләншәһәрдәозакбулыргатурыкилмииде. Күп вакытларда ашыгыч боерыклар була да, шунда ук борылып, кайту юлына чыгарга туры килә. Ашыгыч булмаган көннәрдә, иптәшләрнең йомышларын үтәп, военторгка кереп чыгам. Кырыну әйберләре, энә, җеп һәм каптырмалар алып кайтам. Ул кибет безнең юл өстендә генә.

      Икенче баруда фотога төшеп кайтырга исәпләдем. Тула кадәр шәһәргә килеп йөреп карточкага да төшми каласы килми иде. Ат белән дә, хәрби формада да төшеп семьяга, әти-әнигә җибәрергә исәпләп фотография бинасы янына туктап атны бәйли генә башлаган идем, патруль килеп чыкты да:

      –Кем син? Кайдан килдең? Документларың? Нишләп биредә йөрисең? – дип тикшерә башладылар. Документларны карап чыкканнан соң да нигәдер шикләнеп:

      -Әйдә комендатурага! Винтовка белән кылычыңны тапшыр! Атны тотма, үзебез тотабыз! – дип бәйләнделәр.

      –Винтовканы да, кылычны да бирмим. Алырга хакыгыз юк, иптәш сержант. Мин дивизия штабына хәрби бурыч үтәп килгән элемтәче. Кичке дүрткә кайтып җитәргә боерык булды миңа. Минем илле километр кайтасы бар.

      Ә алар ишетергә дә теләмиләр. Исәпләре комендатурага алып китәргә. Беләм, анда барып эләксәң, тиз генә ычкынып буласы түгел. Әлегә кадәр гел фронта булганга безгә мхсус фелдьегер белешмәләрен биргәннәре юк. Гади кызылармеец кенәгәсе алар өчен бер ни дә тормый. «Ничек болардан ычкынырга?» –