Ахмет Махмутович Рафиков

Сугыш хикәяләре


Скачать книгу

Без оборонага күчтек тә Белые берега станциясеннән ерак түгел урман аланына урнаштык. Тозлы тир белән тузан аралашып каткан киемнәрнең керләнүенә чама юк. Тәннәребез юешләтсәң кырып алырлык булып каткан. Бер көнне безгә, ике җайдакка һәм бер телефонистка мунчага барырга рөхсәт булды. Парлы мунчадыр инде дип каен минеге дә ясадым. Нинди шатлык – чабынырга! Мунча хәбәрен ишеткәч чиктән тыш шатланып, чиста киемнәр алдык та киттек. Иптәшләрем: Василий Утишев, татар фамилияле Тамбов кешесе, Николай Портнов – Можга ягы чувашы.

      Урманны чыгуга бер-ике километр алда, зур болын читендә, анда-санда үсеп утырган тирәкләр янында зур палатка күреп, шунда ашыктык. Авылдыр инде, авыл мунчасыдыр диеп килсәк, ис китте: күл буена корган палатка, мунча дигәннәре шул икән.

      –Чабындык менә, – ди Николай, – ташла минекләреңне!

      –Ашыкма әле, – мин әйтәм, – кайнар суга манып булса да чабынырбыз.

      Бер читтә киемнәрне кыздыру камерасы зшләп тора. Зур палаткадан бер читтә биек кузлалар куйганнар да, шунда тишекле трубалар үткәреп душ көйләгәннәр. Палаткадан бер читтә зур мичкәләр куеп, шунда су җылытырга ясаганнар. Палатка эченә “буржуйкалар” куеп юыну бүлмәсе иткәннәр.

      Мунчага килгән солдатлар чишенеп киемнәрен кыздыру камерасына тапшыралар да, юыну палаткасына йөгерәләр.

      Көн болытлы, төн яктан шактый салкын җил исә. Өстән киемнәрне салу белән, чиркандыра, өшетә башлады. Калтырана-калтырана киемнәрне камерага тапшырдык та, “Бу-бу-бу!” килеп палаткага йөгерә башладык. Унбишләп сугышчы арасында без өчәү генә бер-беребезне беләбез. Күбесе таныш булмаган, башка частьтән килгән сугышчылар. Арабызда, бер метр ярымнан аз гына калку, киң җилкәле, калку күкерәкле казах егете дә бар. Киң җилкә, шактый кабарып торган күкерәкләре аны тагын да тәбәнәгерәк итеп күрсәтә. Шул казах егете уң кулы белән түбәннән, сул кулы белән күкерәген каплап йөгергәнне күреп, һәр вакыт шаярырга яраткан Портнов:

      –Тыңла әле, иптәш, син алай-болай хатын-кыз түгелсең бит? Нигә күкерәгеңне дә каплап йөгерәсең? – дип елмаймасынмы.

      –Зачем баба? – дип җавап бирде казах егете, әле һаман күкерәген каплап йөгергән килеш, – где написано, что мужик грудь не держать? Моя прыгает… – дигән иде, китте көлү, китте көлү. Калтыранып өшүебезне дә онытып көлә башладык.

      –Твоя прыгает … твоя прыгает… эчләр катып бетте, калтырана-калтырана туктап көләбез. Шулай көлешә-көлешә палаткага килеп кердек. Утишев икенче мәгнәгә борып:

      –Егетләр, бу тәбәнәк иптәшнең сикерә икән, сак булыгыз! – дигән иде, тагын көлүләр башланды. Ә ул:

      –Зачем смеяться? Я плохо не сказал, сказал, что моя грудь и прыгает, – дип ике аяктан сикереп күрсәткән иде, аның дилк-дилк килеп торган күкрәкләрен күреп, солдатлар тагын күтәрелеп көлешә башладылар.

      Җылы су бирүче старшина безне ачуланып каршы алды.

      –Нәрсә нәсел айгырлары кебек кешнисез, тизерәк тазлар алыгыз да юына башлагыз! Ашыгыгыз! Юынып чыгарга ун минут бирелә. Алдан кисәтеп куям, җылы су бары бер таз гына бирәм, – дип ашыктыра башлады.

      –Иптәш старшина, су җитмәсә сабынлы килеш чыгаргамы?

      –Җитмәгәненә